Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сатыш авылында яшәүче Миннебаева Хәлимә Ибраһим кызын 95 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Миннебаева Хәлимә Ибраһим кызы 1930 нчы елның 27 нче мартында Байлар Сабасында дөньяга килә.

Кызганыч, бала чагы сугыш елларына туры килгәнлектән, Саба мәктәбендә 2 генә класс белем алырга туры килә . 
 13-14 яшеннән үк Хәлимә апа Саба пиво заводында, сугышка озату өчен, бәрәңге китптерүдә эшли башлый. Әлеге эшен 1955 нче елга кадәр тырышып башкара. 1955 нче елда Юныс абый белән тормыш корып җибәрәләр. Сатышка килгәч колхозда төрле эшләрдә эшли. Кая эшкә кушсалар да, кушкан эшен тырышып башкара ул. 1985 нче елда лаеклы ялга чыга. 
 Тату һәм бердәм гаиләдә 3 малай тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, ире генә иртә үлеп китә. Хәзерге вакытта Хәлимә апаның 5 оныгы 4 оныкчыгы бар. Ул аларның берсен дә үзенең догасыннан калдырмый.

 Тыл ветераны Хәлимә апа авылның хөрмәтле кешесе. 
 Кадерле туганнарының җылысын тоеп, улы Васил, килене Әлфирә 
 тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

Бүген Хәлимә апаны тәбрикләргә җаваплыгы чикләнгән Саба җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Раил Шәймарданов, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шафигуллин, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова килделәр. Алар әбекәйне Саба муниципаль районы, район совет башкарма комитеты исеменнән кайнар тәбрикләп, күчтәнәчләр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев