Сарыкны кем ашаган?
Юк, бүре түгел, куян ашаган. Телләр тирәсендәге бүгенге вәзгыятьне күзәткәндә нәкъ шушы мәсәл искә төшә. Мәктәптә татар теле укытылганга кем гаепле? Юк, хөкүмәт тә, министрлык та, мәгариф идарәләре дә түгел, ә мәктәп гаепле. Ник укыталар? Уку планын, закон буенча, мәктәпләр үзләре төзи, кертмәсеннәр иде татар теле дәресләрен, гаепле булмаслар иде....
Хәзер уйлап карыйк инде. Ни өчен гаепле соң безнең мәктәпләр? Бәлки, безнең гауга кубарган ата-аналар да, прокурорлар да рус телен бик әйбәт белеп бетерми торгандыр? "Обучение" белән "изучение" сүзләрендәге аерманы аңлатмалы сүзлектән карарга кирәк булгандыр, бәлки.
Бу очракта, туган телләрне бары тик теләк буенча гына укытуларын тикшерергә кушкач, әлеге йөкләмәнең Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килмиме-юкмы икәнен, аны тормышка ашырганда башка төр кануннар бозылу-бозылмавын тикшерергә кирәк булгандыр? Гражданнар кодексының 3 маддәсе 2 пункты буенча, андый очракта Законнар өстенлеге раслана бит. Генераль прокуратура бу хакта уйлап тормаган, күрәсең.
Тикшерүләрдән соң мәктәп җитәкчелегенә җитешсезлекләрне төзәтергә вакыт бирелә. Ике юл бар: сарык ашаган куян шикелле, җитешсезлекләрне бер сүз әйтми генә төзәтәсең, йә үз фикереңне белдереп җавап бирәсең, күрсәтмәне шикаять итәсең. Күп мәктәп директорлары беренче юлны сайлый. Хаклы икәнен белеп тә, дәшмим, диючеләр дә бар. Көрәшүчеләр бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе - Чаллыдагы мәктәпләрнең берсендә директор булып эшләүче А.Габдрахманов. Күрсәтмәгә җавап биргәннән соң, тагын прокуратурага чакыртып, протест тапшырдылар, ди ул.
Документта, ФГОС белән чагыштырганда, мәктәптә рус теле һәм әдәбияты дәресләренең кимрәк булуы әйтелә. Мәгарифне үстерү институты доценты Марат Лотфуллин сүзләренә караганда, ФГОС сәгатьләр санын билгеләми, ул бары тик мәктәптән чыкканда укучыда булырга тиешле компетенцияләрне генә билгели. Сәгатьләр саны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителә һәм ул, һичшиксез, үтәлергә тиеш дигән сүз түгел. Мәктәп кайсы дәресне ничә сәгать укытасын үзе билгели, уку планнары закон буенча министрлыктан да, мәгариф бүлекләреннән дә төшерелергә тиеш түгел. Россия Федерациясе Конституциясе, Россия Федерациясе "Мәгариф турында"гы Федераль Закон буенча, мәгариф системасы федерация субъектлары юрисдикциясендә.
Конституциянең 68 маддәсе 2 пункты нигезендә, федерация субъектлары үз дәүләт телләрен кабул итә ала. Инде дә килеп, Татарстан Республикасының "Дәүләт телләре һәм республика халыклары телләре турында"гы Законы да бар бит. Анда республикадагы ике дәүләт теле бертигез хокуклы диелгән, мәктәпләрдә, һөнәри белем бирү йортларында аларның бертигез дәрәҗәдә укытылырга тиешлеге әйтелгән. Бу канунга нигезләнгән очракта, рус теленең сәгатьләрен Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән дәрәҗәгә җиткерсәк, татар теленең дә сәгатьләре артырга тиеш була түгелме соң?
Прокуратура рус булмаган телләрнең бары тик теләк буенча гына укытылуын таләп итеп, рус телле ата-аналар теләген "үти". Имеш, руслар туган тел дип, рус телен сайлаячак. ФГОС та рус теле туган тел буларак түгел, дәүләт теле буларак бара. Ә башка, рус булмаган телләр, ә бездә башка халыклар 190нан артык, мәгариф системасында шуның 80нән артыгы катнаша, алар "туган тел" дип бирелгән. Менә шушы хокукый коллизия сораулар тудыра да инде. Татар теле - Татарстанда дәүләт теле булса да, ФГОСта ул дәүләт теле дип түгел, туган тел дип бара. Татарстанның Дәүләт Советына, башка милли республикалар белән берләшеп, Дәүләт Думасына "Мәгариф турында"гы Законга һәм федераль дәүләт стандартларына үзгәреш кертүне тәкъдим итүдән дә яхшысы булмас.
Генераль Прокуратура боларга күз йомып, татар теленең сәгатьләрен киметү исәбенә рус телен арттыруга мәҗбүр итә икән, ул әле "Россия Федерациясенең Дәүләт теле турында"гы Законының 1 маддәсе 7 пунктын да бозу булып тора. РФ дәүләт телен куллану мәҗбүрияте РФ халыклары телләрен, РФ составындагы республикаларның дәүләт телләрен куллануны киметү яки инкарь итү дип аңлатылырга тиеш түгел диелә әлеге пунктта.
Кыска нәтиҗә: уку планнарын һәр мәктәп мөстәкыйль төзи. Федерация субъектларындагы мәгариф субъектның үз кулында. Россия Мәгариф министрлыгы тәкъдим итә ала. ФГОС белем нәтиҗәләрен, чыгарылыш сыйныф укучысының компетенцияләрен билгели. Әлбәттә, БДИ аша. Әти-әниләр уку планының мәҗбүри өлешен мәҗбүри укый, бары тик факультатив өлешен генә сайлый. Закон буенча, әти-әни нинди телдә белем алуны сайлый, тел предметларын түгел. Мәктәп, мөмкинлегенә һәм укытучыларның булу-булмавына карап, ул белем алырга теләгән телне бирә яки бирми.
("Ватаным Татарстан", /№ 159, 27.10.2017/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев