"Самолетта кычкырыш, елаш булды..."
"Самолетта кычкырыш, елаш булды. Без мәтәлеп төшәрбез дип нык курыктык. Котычкыч паника булды"
Узган төндә һава торышы начар булу сәбәпле, "Мәскәү - Уфа" рейсы белән очучы самолет ашыгыч рәвештә Екатеринбург аэропортына төшәргә мәҗбүр булган.
ГорОбзор.ру сайты язуынча, проблемалар Мәскәүдә башланган. Пассажирлар башта бер самолетка кереп утырган, бераздан аларны икенчесенә күчергәннәр.
Борт, 3 сәгатькә соңга калып, һавага күтәрелгән. Әмма һава шартлары начар, көчле яңгыр булу сәбәпле, Екатеринбургка төшәргә мәҗбүр булган.
"Самолетта кычкырыш, елаш булды. Без мәтәлеп төшәрбез дип нык курыктык. Котычкыч паника булды" - ди пассажирларның берсе. Аның әйтүенчә, күпләр, очудан баш тартып, Уфага поездда кайту юлын сайлаган, дип яза Кызыл таң.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев