Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Шәмәрдәннең «Теремок» балалар бакчасында, илебез күләмендә үткәрелгән «Бердәмлек көненә» багышлап, бәйрәм кичәсе узды

Бәйрәмгә Шәмәрдән лицееннан «Юнармия» төркеме дә чакырылды. Бәйрәмнең максаты бакчада тәрбияләнүче балаларда безнең илебезгә карата мәхәббәт, махсус хәрби операциядә катнашучы батыр, кыю, көчле солдатларыбызга карата горурлык хисе тәрбияләү иде.

Шулай ук балалар бакчасы мөдире- Каримова Гөлнара Рауль кызы бакча хезмәткәрләре белән берлектә, хәйрия максатыннан солдатларыбызга посылка җибәрүне оештырды.

Бакчада тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре дә, солдатларга посылка тутырырга бик күп кирәк-ярак, кием-салым, тәм-томнар алып килделәр.

Балалар солдатларга бүләк - рәсемнәр ясадылар. Посылка бүген 8 ноябрь көнне озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев