Шәмәрдәндә “Күрше фест” проекты кысаларында ишек алды концерты булып узды
Яшьләр урамының 5а йорты каршындагы мәйданга кичкырын мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр килде.
Яшьләр урамының 5а йорты каршындагы мәйданга кичкырын мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр килде. Алар аппаратурадан күңелгә ятышлы көйләр яңгыратып, халыкны үз яннарына җыйдылар. Әкренләп кенә кешеләр җыр-музыка яңгыраган ишек алдына җыелдылар. Бер-берсе белән елмаеп исәнләштеләр, хәл-әхвәл сораштылар. Концертта төрле темага җырлар яңгырады. Мәхәббәт, яшьлек, авыл турындагы җырлар белән бергә, бүгенге махсус хәрби операциягә кагылышлылары да бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев