Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Зиннатуллин Хәмит Зиннәт улын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Зиннатуллин Хәмит Зиннәт улы 1935 нче елның 20 нче февралендә Арча районы Наласа авылында туа.

Шәмәрдәндә яшәүче Зиннатуллин Хәмит Зиннәт улын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Зиннатуллин Хәмит Зиннәт улы 1935 нче елның 20 нче февралендә Арча районы Наласа авылында туа. Техникумда белем алганнан соң Промкомбинатта баш механик булып эшли башлый. Институт тәмамлагач Агроснабта өлкән инженер, пивзавод директоры вазыйфасын башкара, аннан хезмәт юлын кабат Агроснаб оешмасында дәвам итә. 2 ел өлкән инженер булып эшләгәч, директор итеп куялар. Хәмит Зиннәт улы лаеклы ялга Агроснаб оешмасыннан чыга.
Хөрмәтле Хәмит абый!
Сезне ихлас күңелдән матур гомер бәйрәмегез, 90 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, тыныч, имин, мул тормыш телибез. Оныкларыгызның җылы карашын тоеп, гомерегезне кадер-хөрмәттә яшәп үтегез. Килер еллар шатлык-куанычлар гына алып килсен.
Узган юлларыгыз катлаулы
Кылган эшләрегез мактаулы!
Әле безгә бик тә кирәк сез
Яшьләр өчен олы терәк сез!!Сез ул лаек зурлау-хөрмәткә
Яшәгез сез гел-гел рәхәттә.
Һәр көн тоеп хөрмәт-игътибар
Чын кайгырту, кадер –игътибар.Без беләбез, көчле сез, чыдам,
Тик кирәкмәс яңа борчулар...
Шактый тигән сезгә сынаулар
Язмышыгыз белән уйнаулар.Үткәннәрдә калсын авырлык
Ташламасын саулык, сабырлык..
Яшәгез сез җирдә ямь табып
Һәрбер көнегезгә шатланып.Күңелегездә кояш балкысын,
Узган елларның юмарт балкышын
Салыгыз сез җылы учларга,
Ияртегез озын юлларга.
Өшемәсен һич тә җаныгыз,
Көләч һәм шат булып калыгыз.
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Шәмәрдән авыл җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев