Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Хәмитҗанова Сәлия Нәҗметдин кызын 95 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз

Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Шәмәрдән авыл җирлеге.

  Шәмәрдәндә яшәүче Хәмитҗанова Сәлия Нәҗметдин кызын 95 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз.

Сәлия Нәҗметдин кызы Кукмара районының Тарлау авылында туа. Мәктәптә 2 ел гына укый. Укырга йөрергә мөмкинлек булмый, сеңелләрен карый. 1953 нче елда кияүгә чыга, тормыш иптәше Зөфәр белән 1 ул һәм 1 кыз үстерәләр. 1960 нчы елга кадәр колхозда эшли. Аннан соң Шәмәрдәнгә күченәләр. Заготзернога эшкә урнаша, соңрак балалар бакчасында эшли һәм лаеклы ялга тире комбинатыннан китә. Авыр югалтулар да кичерә Сәлия Хәмитҗанова. Тормыш иптәшен, улын, кызын соңгы юлга озата. 2 оныгы Норильскида яшиләр. Бүгенге көндә аны социаль хезмәткәр тәрбияли.

Хөрмәтле Сәлия апа!
Сезне ихлас күңелдән матур гомер бәйрәмегез, 95 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, тыныч, имин, бәрәкәтле тормыш телибез. Ходай биргән гомерегезне күңел тынычлыгы белән яшәп үтегез.
Узган юлларыгыз катлаулы
Кылган эшләрегез мактаулы!
Әле безгә бик тә кирәк сез
Яшьләр өчен олы терәк сез!!
Сез ул лаек зурлау-хөрмәткә
Яшәгез сез гел-гел рәхәттә.
Һәр көн тоеп хөрмәт-игътибар
Чын кайгырту, кадер –игътибар.
Без беләбез, көчле сез, чыдам,
Тик кирәкмәс яңа борчулар...
Шактый тигән сезгә сынаулар
Язмышыгыз белән уйнаулар.
Үткәннәрдә калсын авырлык
Ташламасын саулык, сабырлык..
Яшәгез сез җирдә ямь табып
Һәрбер көнегезгә шатланып.
Күңелегездә кояш балкысын,
Узган елларның юмарт балкышын
Салыгыз сез җылы учларга,
Ияртегез озын юлларга.
Өшемәсен һич тә җаныгыз,
Көләч һәм шат булып калыгыз!!

Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Шәмәрдән авыл җирлеге. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев