Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Биккинина Фоадия Низами кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Шәмәрдәндә яшәүче Биккинина Фоадия Низами кызы 1935 елның 1 нче апрелендә Эзмә авылында туа.

1950 нче елда  Уралга китә.  Сверловск өлкәсе, Асбест шәһәренә шахтага китә. Башта төрле эш башкара, аннан соң лифтта машинист булып эшли башлый, шахтерларны шахтага алып төшә. Пенсиягә  чыкканчы, 40 ел шахтада эшли. Фоадия Низами кызы күп кенә медальләргә, почет грамоталарына ия була. Лаеклы ялга чыккач Шәмәрдән бистәсенә кайтып урнаша.

                                      Хөрмәтле Фоадия апа!

Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез, юбилеегыз белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, гомернең бәрәкәтлесен  телибез. Гомерегезне  муллыкта, күңел тынычлыгы белән  яшәп  үткәрегез.  Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын. Кайгы җилләре, борчу –хәсрәтләр сезне читләтеп үтсен.

          Сәламәтлек ташламасын сезне

     Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта

     Яшәү яме, дөнья иминлеге

     Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

          Күңелегезгә җыйган яхшылыклар

     Изгелекләр булып кайтсыннар

     Туар таңнар алып килсен сезгә

     Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.

           Алыгыз сез бездән котлау сүзен

      Шушы булсын олы бүләкләр.

      Тыныч тормыш белән шат яшәгез

      Озын гомер-безнең теләкләр.

              Иртән сызылып аткан алсу таңнар,

      Олы бәхет алып килсеннәр.

      Туар көннәрегез шатлык белән

      Килер көннәрегез тынычлыкта

      Бер кайгысыз,имин үтсеннәр.

          Туган көнегез-бәйрәмегез белән

      Чын күңелдән сезне котлыйбыз.

      Сәламәтлек,шатлык-куанычлар,

      Күңел тынычлыгы телибез

  

Олы юбилеегеыз белән котлап Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Шәмәрдән авыл җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев