Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Шәмәрдән «Үсеш» лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсирә Мулласалихова «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары» өчен медале белән бүләкләнде

Бу көннәрдә укытучыларның традицион август киңәшмәләре үтә. 16 август көнне мөгәллимнәр ТРсы Рәисе катнашында үткән республика киңәшмәсендә катнашты. Анда «Шәмәрдән. Үсеш» лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсирә Мулласалихова «ТРсы алдындагы казанышлары» өчен медале белән бүләкләнде.

Гөлсинә Мулласалихова

Аның өчен мәктәпкә илткән юл иң бәхетлесе. 31 ел эшләү дәверендә ул укытучы һөнәренең серенә тирәнтен төшенгән педагог.

Тәҗрибә белән бергә белем килә. Коллегалары Гөлсирә Госмановна бар белгәнен яшь буынга да эчкерсез тапшыра ди.

Быел гына да аның укучылары татар-теле һәм әдәбияты буенча 9 республика, 3 халыкара олимпиаданың җиңүчеләре була. Фәнни-гамәли конференцияләрдә, төрле бәйгеләрдә дә призлы урыннар яулыйлар. Сәләтле һәм фәнне авыр үзләштерүче балалар белән аерым программалар төзеп эшли.

Укучылар өчен дәреслек, программа, укытучылар өчен методик ярдәмлекләр булдыруда да педагогның зур хезмәте нәтиҗәсе бар. Ул дәреслекләр белән Татарстанда гына түгел, Россиянең татарлар яши торган башка төбәкләрдә дә укыталар.

Дәреслекләр төзү тирән белем, сабырлык таләп итә. Гөлсирә Госмановна аны үзенең шәхси вакытында яза. Фәнни җитәкчеләре Казан федераль университеты доценты Әлфия Мотыйгуллина һәм филология фәннәре кандидаты Рамиль Ханнанов.

Тумышы белән Арча районының Мөрәле авылы кызы якташы Мөхәммәт Мәһдиевның иҗатын үз итә. Ул аның остазы, әтисенең төркемдәше дә әле. Бу лицейда Гөлсирә Мулласалихова җитәкчелегендә язучының музее эшләп килә.

Иң кадерле экспонатлар язучының гаиләсе бүләк иткән кулъязмалары, каләме һәм әнисенең китаплары. Мөгәллимә даими эзләнүләр юлында. Балтач, Арча үзебезнең район буйлап даими экспедицияләр оештырып тора. Ул һәрвакыт эзләнүдә. Халыкка белем, яңа мәгълүматлар ирештерү өстендә эшли. Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән мактау грамоталары, грантларда катнашып: 2011-2014 нче елларда Иң яхшы укытучы, 2016, 17 нче елларда «Эксперт», 2018 елда «Остаз» номинацияләрендә җиңүе үзенең хезмәт җимеше. 2016 һәм 2022 нче елда ул «Россиянең иң яхшы укытучысы» исемлегенә кереп, грант ала. Соңгы алган медале дә лаеклы рәвештә бирелә.

Татар халкының киләчәге белем, мәдәният дәрәҗәсе һәм хәзерге буынны дөрес тәрбияләүдән тора. Мондый укытучы-остазлар булганда аның киләчәге дәвамлы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев