Шәмәрдән «Үсеш» лицеенда Татарстан Республикасының Халык артисты Вадим Захаров исемендәге 1нче район җырчы, вокалистлар фестивале узды.
Районыбыз мәктәпләреннән укучылар һәм укытучылар катнашты.

Фото: Раилә Галәвина
Алар бәйге шартлары буенча артист репертуарындагы популяр җырларны башкардылар. Жюрида Вадим Захаров үзе дә утырды. Янәшәсендә укытучы, остазы - Россиянең, Татарстанның Халык артисты Венера Ганеева.

Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Лаеклы бәясен алды.
Иң мөһиме җырны үз иткән, яраткан яшьләр үсә, - диделәр оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев