Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Шәмәрдән китапханәсендә күңелле очрашу үтте

Әлеге чараны «Яшьлек» яшьләр үзәге оештырды.

Шәмәрдәндәге "Яшьлек" яшьләр үзәге ТРсы Яшьләр министрлыгы яшьләр сәясәте учреждениеләре арасында игълан иткән грантлар бәйгесендә "Иңне-иңгә" проекты белән катнашып грант отуга ирешкән иде. Проект "Бөек Жиңүнең 80 еллыгы" һәм "Ватанны саклаучылар елы"на багышлана. Аның кысаларында яшьләрдә патриотик рух, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, хәрби хезмәткә әзерлекне үстерү, якыннары махсус хәрби операциядә хезмәт итүче гаиләләр белән төрле чаралар үткәрү каралган.

 

"Яшьлек" яшьләр үзәге бу проектын уңышлы һәм максатчан рәвештә гамәлгә ашыра. Шәмәрдән китапханәсендә бүген шуларның чираттагысы үтте. Уллары, ирләре, әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы әниләр - хатын-кызлар, балалар бик мавыктыргыч очрашуда булдылар. Алар бүген әз генә булса да тормыш мәшәкатьләреннән, авыр уйлардан арынып рухи ял, матурлык дөньясында яшәделәр. Аларны Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев, "Яшьлек" яшьләр үзәге җитәкчесе Делюс Закировлар сәламләде. Якынлашып килүче әниләр көне белән тәбрикләп, алга таба тормышларында тынычлык булуын теләде. Очрашуга Олыяз авылыннан Мөдәррис хәзрәт Гыймранов чакырылган иде. Ул әниләргә үтемле вәгазен сөйләде, тормышны икенче яктан күзалларга ярдәм итте.

 

Аннан соң чара кунаклары чәй табыны артында бер-берсе белән гамьле аралаштылар. Ә инде алга таба алда әйтеп үтелгән матурлык дөньясына чумдылар. Алар өчен рәсем ясау буенча мастер-класс оештырылды. Чаллыдан килгән Арт-рәссам Светлана Габдрахманова әниләрне, балаларны рәсем сәнгате серләренә өйрәтте. Балалар өчен рәсем ясау ят эш түгел, әлбәттә. Ә менә мәктәпне тәмамлаганнан бирле кулларына пумала тотып карамаган өлкәннәр өчен барып чыкмаслык эш булып тоелса да, өстәлгә әзерләп куелган кирәкле әсбаплар, буяулар, яннарында белгечнең дөрес юнәлеш биреп анлатуы, рәхәт мөхит тудырып тыныч кына яңгыраган көй үзеннән-үзе кулларына карандаш алып каршыларына куелган рәсемне тошерергә этәрде. Һәркайсы күңелен биреп, хыялланып тәкъдим ителгән табигать күренешен тукымага төшерде. Рәхәтләнеп төрле төсләрне кушты, алардан тагын да матурракларын чыгарды. Табигать исә гүзәллеге белән үзе күңелне дәвалау сыйфатына ия. Рәссамның бу юнәлешне сайлавы да юкка түгел: күпне күргән, язмышлары яралы булган ханымнарның игътибарын әзгә генә булса да яктылыкка юнәлтү, сыкраучы йөрәкләрен тынычландыру иде. Максатка да ирешелде: күңел төбендә яткан ихласлык, киләчәккә якты өмет өскә калыкты. Бу хисләр барысы да чарада катнашучыларның картиналарында гәүдәләнде. Шунысы кызык, бөтенесенә бертөрле рәсем тәкъдим ителде, ә һәркайсы аны үзенчә күреп бер-берсен кабатламый торган матур картиналар тудырды. Бөтенесе дә рәсем ясауга оста булып чыкты. Аларның иҗат җимешләре бүгеннән өйләрендә, аның иң күренеп торган жирендә урын алачак. Чөнки ул кадерле кешеләре турында якты истәлекне саклап хәтердә яңартып торачак.

 

"Яшьлек" яшьләр үзәге оештырган бу җылы очрашуга килгән әниләр һәм балалар чарадан бик канәгать калдылар һәм шундый мөмкинлек тудырган өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр. Ханымнарның һәркайсының үз язмышы - кайберләренең якыны бүген сугышта, кайсыныкы инде яу кырында һәлак булган, кемнеңдер - инде озак вакытлар хәбәре юк... Әмма алар бирешмиләр. Балаларын аякка бастырасы, аларга терәк буласы, тормышны алып барасы бар. Берсе дә тынычлап өйдә генә дә утырмый, бүген махсус хәрби операциядә илебезне саклаучы солдатларга көчләреннән килгәнчә ярдәм итәләр, коры ашлар, кием-салым, урын-җир һәм башка бик күптөрле әйберләр әзерләп, балалар исә җылы рәсемнәре, хатлары, кул эшләре белән рухи ярдәм итәләр. Тизрәк сугышлар бетеп, дөньяларыбыз тынычлансын, һәркем рәхәт, бер борчусыз тормышта яшәргә насыйп булсын. Һәркем шушы теләктә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев