Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Николаевлар гаиләсендә бүген зур шатлык һәм тантана
Өч баладан соң әлеге гаиләдә дүртенче бала булып кыз - Софья туды.Аны бүген Саба үзәк хастәханәсенең бала тудыру бүлегеннән чыгардылар.
Әлеге зур тантанага Саба муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, ЗАГС бүлеге мөдире Гөлнар Шафикова килгәннәр иде.
Сабыйны әтисе Игорь һәм әнисе Әдилә бик көткәннәр, сөенечле бу вакыйга белән уртаклашырга район журналистлары да килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев