Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Ибраһимова Хәния Сахап кызының 90 яшьлек олы юбилее

Хәния апаны туган көне белән кайнар тәбриклибез, саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык телибез.

Ибрагимова Хәния Сәхап кызы 1933 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасының Алексеевск районы Коры Көрнәле авылында туа. Ул гаиләдә 2нче бала. 

1949 елда мәктәпне тәмамлагач, Чистайдагы мәктәпкәчә белем бирү педагогия көллиятенә укырга керә. 1952 елда аны тәмамлагач, Чүриле районы Пүкәл авылына (хәзерге Саба районы) артельгә тәрбияче булып эшкә җибәрелә. 1956 елда тәрбияче итеп Шәмәрдән балалар бакчасына күчерелә.

Шул ук елны Ибраһимов Нуриәхмәт исемле егеткә кияүгә чыга.2 кыз һәм бер ул үстерәләр. Кызлары Казан шәһәрендә, улы Шәмәрдән бистәсендә яши. Алар барысы да лаеклы ялда. Хәния апаның 4 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.

Хәния Сахап кызы Саба районының мәгариф бүлеге өлкәсендә 40 елдан артык хезмәт куя. Тәрбияче, өлкән тәрбияче, балалар бакчасында мөдир булып эшли. Саба районынң КПСС комитеты әгъзасы була.

«Яшь буынны укыту һәм тәрбияләү эшендә озак еллар эшләгәне, районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен» Саба районы мәгариф бүлегенең, Саба районы КПСС комитетының һәм халык депутатлары Советы Башкарма комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе, «Хезмәт ветераны» медальләренә лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев