Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире Галиәкбәрова Резеда Хатип кызы «2025 елда балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» исемле республика конкурсында катнашып зона этабында җиңү яулады.

22нче май көнне Балтачта узган «2025 елда балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсының зона турында Арча, Әтнә, Балтач, Яшел Үзән, Кукмара, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнарыннан конкурсантлар катнашты.

Алар «Визит карточкасы», «Видеопрезентация», "Портфолио" һәм блиц-сораштыру кебек этапларда ярыштылар. Конкурс сынаулары йомгаклары буенча Фердинант Гыйлемҗанов (Балтач районы), Резеда Галиәкбәрова (Саба районы), Альберт Шәңгәрәев (Кукмара районы) һәм Алиса Фугина (Балык Бистәсе районы) җиңүчеләр булдылар.
Дүртесе дә конкурсның республика этабында катнашуларын дәвам итәчәк, анда үз районнарын тәкъдим итәчәкләр. Барысына да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев