Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Салават мактый, Җәвит «кыздыра», Хәния булдыра, Габделфәт уздыра! (ФОТОЛАР)

Тиз арада популярлык җыйган һәм бүгенге көндә беренчелекне алып торган "Инстаграм" социаль челтәрендә яшьләр генә түгел, олы буын кешеләре дә зур теләк белән "утыра". Эстрада җырчыларын гына алыйк әле.

Салават Фәтхетдиновның кайда һәм нәрсә эшләп йөргәнен хәзер беренчеләрдән булып белеп торабыз. Матур фотолардан тыш, эчтәлекле текстлар да яза әле ул. Аның өчен беркем дә язып утырмый, махсус сәркәтибе дә юк. Матбугат конференциясендә: "Телефонымда татар клавиатурасы бар, үзем язам. Шуны гына да язмаска, мин надан мени?!" - дигән иде. Əле кичә Салават абыебыз "Мерседес" автосалонында булган һәм бик матаган. Янәсе, керү белән чәй эчерәләр, кинотеатрлары бар икән... "Ə сезнең анда булганыгыз бармы?" - дип ахырда сорау да биргән. Андагы комментарийлар?! "Кинотеартына гына барсак инде", "Без керсәк, чәй дә эчермәсләр әле", "Кайда сездә акча, әле күптән түгел банкрот булдыгыз"... Ə актер Рөстәм Гайзуллин: ""Мерседес" алырга эчәк нечкәрәк", - дип куйган.



Салават абыйның постларында "йомшарганы" сизелә. Элек аны тамашачы бик кырыс кеше буларак белсә, хәзер аның гаилә җанлы икәнен, бакча эшләрен яратканын беләбез. Эстраданың мэтры да, безнең кебек гап-гади кеше икән, ләбаса!

Ну Сәмирәнең дәү әтисе "кыздыра"! Сүз Җәвит абый турында бара. Белепме, әллә белми, әлеге социаль челтәрне "Инстаграмма" дип атый ул.

Фото аралаш Зөлфиякәен куя. "Тәбигатнең матурлыгына, хатын-кызның гүзәллегенә сокланмый мөмкин түгел", - дип язган юмор остасы. Рэп укучы улы турында: "Җырчы белән юмористтан рэппер туа икән", - дип язган. Җырчы 15 мең язылучысын көн саен диярлек кызыклы фотолар белән куандырып тора.

Əлегә дәү әти булып өлгермәсә дә, Гәбделфәт Сафин да шул командага керә.

Җырчы фотолары буенча, туган авылын яратканы һәм һәрвакыт спорт белән шөгыльләнгәнлеге аңлашыла. Мәсәлән, Гәбделфәт әфәнде күптән түгел Сочида ял иткән, анда арендага велосипед алып, шәһәрдә рәхәтләнеп йөргән.

Реклама



Хәния Фәрхи берьюлы 3 аккаунт алып бара! Белмим, бәлки берсе генә аныкыдыр, әмма эксклюзив фотолар буенча фейк түгел, ә үзе куеп барганы аңлашыла. Җырчы күпчелек видеолар төшерә. Шул рәвешле якыннарын гомер бәйрәмнәре белән котлый, тамашачыларына рәхмәт әйтә. Бернинди мактану да, арттыру да юк - һәрвакыттагыча ихлас һәм гади.



Кыскасы, эстрада аксакаллары да заман белән бергә атлый. Афәрин, дими, ни дисең инде?!



http://shahrikazan.com


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев