«Сәламәтлек» милли проекты кысаларында районыбыз авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары сафка бастырылып авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелә
Тагын шундый бер пункт тиздән Олы Арташ авылында да үз ишекләрен ачыр дип көтелә.
Биредә әле газ, интернет тоташтыру, җиһазлар урнаштыру, территория эшләрен төгәлләү эшләре бар.
ФАП мөдире Гөлназ Гасыймуллина менә 10 ел инде авыл кешесен мәдәният йортында урнашкан бүлмәдэ кабул итә.2 ел элек урыннарга чыгып эшләү өчен машина белән дэ тәэмин иткәннәр үзен.
"Үзем дә, авыл халкы да яңа ФАП бинасы ачылышын түземсезлек белән көтәбез", ди ул.
Авылда яшәүчеләргә дә, үзенә дә Ходай сәламәтлек биреп, тиздән ачылачак бинада уңышлы гына эшләргэ язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев