Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саклану министрлыгында армиядә хезмәт итү вакытын ике елга кадәр арттыруны хупламадылар

Армиядә хезмәт итү вакытын ике елга кадәр арттыру тәкъдиме Россия Президенты администрациясендә дә, Саклану министрлыгында да яклау тапмады. Бу хакта «Ведомости» яза.

Әйтик, басманың оборона ведомствосы тирәсендәге әңгәмәдәше сүзләренчә, хакимият хәрби хезмәткәрләрне сан ягыннан түгел, ә сыйфатлы әзерләүгә басым ясарга ниятли.

Федерация Советындагы чыганак сүзләренчә, моңа каршы чыккан парламентарийларның позицияләре Кремльдә бу уңайдан карар кабул иткәндә исәпкә алынган. Федерация Советының Конституцион закон чыгару комитеты башлыгы Андрей Клишас белдергәнчә, хәрби хезмәтнең вакыты озынайтылуның Россия Кораллы көчләренең сугышчан сәләтен арттыруы шикле.

«Заманча хәрби кораллар профессиональ хәрбиләрне һәм әкренләп контрактчылар санын күпләп арттыруга күчүне таләп итә», – диде ул.

3 ноябрьдә Дәүләт Думасында Кырымнан депутат Михаил Шеремет хәрби хезмәт итү вакытын арттыру тәкъдиме белән чыкты. Федерация Советының Саклану комитеты җитәкчесе Виктор Бондарев аны хуплады.

Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдергәнчә, вакытлы хәрби хезмәт итү вакытының ике елга кадәр арттырылуы Россия Саклану министрлыгы карамагында һәм аның тәкъдимнәренә бәйле.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев