Сак булыгыз! Һава торышы үзгәрә
Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде.
Татарстан территориясендә шторм кисәтүе игълан ителде. Татарстанның гидрометеорология үзәге фаразлавынча, республикага бүген үк яшенле яңгырлар килергә һәм җилнең тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
12 июльдә төнлә һава температурасы +11-+16 градус булыр көтелә, ә көндез температура +18-23 градустан артмаячак. Пәнҗешәмбе, 13 июльдә, кыска яңгырлы тотрыксыз һава торышы сакланачак: төнлә - +9-+14 градус, көндез – +19-+24 градус җылы булачак.
Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/sak-bulygyz-ava-toryshy-zgr
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев