Сагыз чәйнәүнең көтелмәгән файдасы
Җәяү йөргән чакта сагыз чәйнәү ябыктырырга мөмкин икән. Мондый нәтиҗәгә Япониянең Токиодагы Васэда университеты галимнәре килгән. Аларның тикшеренүләре Journal of Physical Therapy Science журналында басылып чыккан.
Галимнәр 21-69 яшьтәге 46 ир-ат һәм хатын-кызны өйрәнгән. Сынау үтүчеләрнең беренче төркеме йөргән вакытта 15 минут дәвамында ике мендәрчек сагыз чәйнәгән. Икенче төркем сыналучылар сагыз составы белән бертөсле булган порошок чәйнәгәннәр.
Фото: https://myfamilydoctor.ru/zhevatelnaya-rezinka-polza-ili-vred/
---
Өмет
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев