Ул, үзен-үзе белештермичә, аяк очында гына карак сыман өйдән чыкты. Ут та кабызмады. Бүген килеп аңардан ничек өйдән чыкканын сорасалар, хәтта җавап та бирә алмас иде. Ишек төбендә яткан беренче пар галушны аягына эләктерде. Ихатада йокымсырап яткан Акбай, бер мизгелгә колагын тырпайтты да, хуҗасын танып, ял итүен дәвам итте.
Абзар ихатасы аша ындырга чыкты. Әнә тулышкан ай яктысында аның корбаннары – өч алтын көнбагыш – бакча уртасында утыра. Бәрәңге сабакларын сындыра-сындыра, абына-сөртенә, галушына тулган колорадо коңгызларын да исәпкә алмыйча (ул алардан җирәнә иде), хатын көнбагышлар янына ашыкты. Нурсөя, ачынып, аларны бар көченә йолкырга тотынды.
“Аһ, тамырлары нык җәелгән икән, йолкулары авыр, пычак аласы булган. Юк, пычак түгел, әтинең урагын”, - дип уйлады ул. Беләкләре көнбагыш яфракларына сыдырылып бетте, уч төпләре ямь-яшел булды. Күпме булашканын хәтерләми дә яшь хатын, әмма кылган эше аңа ошады. Иң соңыннан сыналмый калган көнбагыш сабагын аягы белән егып, сындырып куйды. Шуннан гына канәгать калды. Ниндидер авыр йөктән арынгандай хис итте үзен. Үкенер Нурсөя, үкенер минут эчендә кырып ташлаган вәхшилегенә. Тик инде соң булыр.
Иртә белән аны елап улы Тимур уятты:
-Әни, әни, көнбагышлалны кемдер өзгән, әни дим, уян инде!
Теле сакау 4 яшь ярымлык малай күз яшьләре белән түгелеп елый иде. Нурсөя, җинаять кылган кебек, кинәт кенә куркып китте: “Уч төпләре яшелләнгәндер бит!”. Сак кына юрган астына күз салды. Юк, куллар чип-чиста иде. Әйе шул, бакчада әнисе яшелчәләргә сибәргә дип көн саен зур савытка су тутыра иде. Бакчага кереп, салкын су белән бит-кулларын юды ул. Соңыннан бәрәңге бакчасында тузанланган аякларын да юып алды шул суда. Бу хатирәләрнең барысын да ул ниндидер рәшә аша гына хәтерли кебек. Әллә булган, әллә юк дигәндәй. Әмма кул-аяклар чиста, димәк ул юынган.
-Хәзер улым, хәзер киенәм дә, барын да ачыкларбыз, -дип сөйләнде Нурсөя. Аптырарсың, ул улын жәлләмәде дә, ахры. Торып киенгәч, елаудан ярсып беткән малае янына бүлмәдән чыкты.
-Елама, улым, елама. Берәр малай-шалай өзгәндер инде көнбагышларны. Ичмасам, Акбай да өрмәде, – дигән булды Нурсөя эткә дә гаеп тагып. - Онытмадыңмы, берсекөнгә әтиең кайта бит синең. Син сораган машина алып кайтам дип вәгъдә иткән идеме әле ул сиңа? Ул сине сагынгандыр инде, әйеме, улым?
-Киләкми миңа машина, мин аңа көнбагышлалны күлсәтәм дигән идем!
-Я, ярар, улым. Синең кебек зур малайга ниндидер сары чәчәкләр өчен елап утыру килешмәс.
-Ул гади чәчәкләл түгел иде бит. Ул чәчәкләл – син, мин һәм әти!
Шул секундта бала күңелен рәнҗеткән ананың йөрәген нидер телгәләгәндәй булды. Тик Нурсөя авыр уйларын тизрәк куарга тырышты.
Ниһаять, Тимур басыла төште. Нурсөя дә тынычлангандай итте. Юынды. Чәй эчте. Кухняда әнисе кайнаша иде.
-Кайчан кайта дидең кияүне, кызым? Берәр тәмле азык пешерергә кирәк.
-Әйттем бит, әни, берсекөнгә дип.
-Ярар. Алма бәлеше хәстәрләрмен. Синең нишләп йөзең качкан әле? Кичә кайтканнан бирле аңкы-тиңке йөрисең.
-Башым авыртып тора, - дип ялганлады Нурсөя.
Бераз булса да түтәлләрне утыйм әле дип Нурсөя бакчага чыкты. Кишерләр шактый үсеп киткән, суган кыяклары да тезелеп тора. Кишер түтәле янына чүгәләде дә хатын, бер тын күзләрен йомып торды. 5 ел... 5 ел узды инде бу мәхшәргә. Ничекләр онытырга икән, ничекләр?..
Башкаладан 250 км. ераклыкта урнашкан авылына ул еш попуткада кайтып йөри иде. Дөрес, аны дуслары да, таныш-белешләре дә, әти-әнисе дә гел кисәтеп тордылар. Берүк автобус белән кайт дип. Ә авылына ашыккан кызның сәгать-сәгать ярым вакыт көтеп торасы киләмени? Шуңа, исән-сау кайтып җиткәч, әти-әнисенә дөресен сөйли иде. Кызның үзенә күрә бер кагыйдәсе дә бар иде: ул беркайчан да ялгызы ир-атка, я булмаса егеткә утырмый иде. Машинада берничә ир-ат утырган булса, бигрәк тә.
Ул коточкыч көн, бәлки, булмас та иде. Нурсөя Илшат белән никахлашкач, авылларына бергә кайтып йөри башладылар. Бу юлы гына, әти-әнисен сагынган кыз, ире икенче көнне генә командировкадан кайтасын белгәч, кайта торам диде. Җәйге эссе, тынчу шәһәрдә нәрсә эшләп ятмак кирәк?
Попуткада кеше күп түгел иде. Бәхеткә, аңа машина да тиз туры килде. Ашкынды кыз авылга, бик ашкынды. Ашкынмый ни, ул тизрәк әнисе белән серен уртаклашасы килде: аларның бәбиләре булачак! Бу бит шундый бәхет!! Һай, әнисе куаныр инде. Әтисенә үзе әйтмәс, җае туры килгәндә әни үзе әйтер әле, дип уйлады кыз. Шатланачак алар кызлары өчен, шатланачак. Кыз бик җентекләп карамады рульдәге кешене. Гөнаһ шомлыгына кагыйдәсен дә онытты: егет машинада ялгызы иде. Аңа бары тик утырып китәргә кирәк иде. Үзенә кирәкле чатка барасын белгәч, Нурсөя утырды. Шуннан гына егеткә күз салды. Егет ыспай, заманча киенгән иде. Бер 500 м. үткәч, егет машинасын туктатты. Кыз аптыраулы карашын аңа төбәде. “Вак йомыш белән чыгып керәм”, - диде егет. Кыз аптырады. Юл буенда бер агач үссә икән, тирә-як ап-ачык иде. Егет чыкты да кюветка күз салгач, кире керде. “Ышыкланыр урын да юк”, - диде русчалап. Шуннан тагын бераз баргач, егет машинасын юлдан уңга таба борып, юлдан шактый читтә күренгән көнбагыш басуына таба алып кере китте. Кыз каушап төште. Егет аны тынычландырып, елмайды: ”Курыкма. Әйттем бит йомыш йомышлыйсым бар дип”. Туктап посадкага кереп китте, һәм тиз үк аннан чыкты да. Кызның шиге юк: ул йомыш йомышларга кермәде. Егет кабат машинасын кабызды, кузгалды, тик кире юлга борылыр урынга алга таба китте. Кызның коты очты. Ул машинаны туктатуны үтенде. “Мин чыгам, туктатыгыз машинаны,” - дип ачынып кычкырды ул. Машина ишегенең тоткасына чытырдап ябышты. “Нигә куркасың соң, моннан борылырга җайсыз. Менә хәзер тау менәбез дә, борылып кире юлга чыгабыз,” – диде егет. Кыз мизгел эчендә уйлап куйды: хәзер чыгып чапсам да куркышымнан абынырмын, ә ул машинада мине куып басар, таптар да әле. Нурсөя аңлады: ул бу егетнең капканына эләкте.
Үсмер чакта бер татар журналын укыган инде кыз. Хикәядә хатын-кыз геройга дәү әнисе “балам, авыр чакта Ходайга мөрәҗәгать ит. Бик үтенеп, ялварып сорасаң, ярдәм итәчәк ул сиңа” дигән сүзләрен укыган иде ул. Кыска гына дога кебек нәрсә дә өйрәткән дәү әнисе оныгына. “Аллаһы Тәгалә бар һәм бер. Мөселман дине хак. Мөхәммәд - безнең Пәгамбәребез”. Дога шушы 3 җөмләдән гыйбарәт иде. Нурсөянең дәү әнисе аңа 4 яшь чакта вафат булды.
Ул бу доганы ятлап алды. Еш укый иде аны. Иртәгә имтихан дигән чакта төнлә йокларга яткач укый иде. Кыз аңлап алды: менә ул доганы укыр вакыт. Нәкъ әле. Ходай Тәгалә, бәлки, ярдәменнән аермас.
Нурсөя пышылдый башлады: “Аллаһы Тәгалә бар һәм бер...” Посадканы үтеп, сулга таба борылдылар. Көнбагыш басуы җәйрәп ята. Болын исе аңкый, чикерткәләр тавышы ишетелә, вакыт-вакыт кошлар сайравы да колакка кергәли. Бер карасаң, оҗмах кебек тоелыр, әмма кыз аңлады: хәзер нидер булачак. Егет машинасын сүндерде һәм кыз машинадан чыгып, пакет-сумкаларын тотып, җан-фәрманга чапты. Егете аны шундук куып басты. “Кая чабасың, сөйрәлчек!” – дип мыскыллады аны. Үткән атнада бәлеш пешергәндә пешкән кулы, егет каты итеп тотканга, суелып ук чыкты. Ләкин кыз әрнү сизмәде. Егет аны эткәләп машинасының арткы сиденьесына утыртты. Үзе дә аның янына кереп утырды. Ишекләрне бикләде. Иреккә юл ябык иде, кыскасы. Кабахәт куллар кызның ботларын капшый иде. “Телисең бит, син дә телисең”, - дип үз алдына сөйләнде. “Телисең” дигән сүзен ишеткәч, кыз сикереп үк куйды, кычкырып җибәрде.
Юк, юк, теләмим, - дип ачыргаланды ул, һәм, йомшара төшеп кинәт кенә егеткә ялварды, – җибәр мине, җибәр инде. Зинһар, үтенәм сине. Мин сиңа хәтта акча да бирәм”. Егетнең җавабы кыска булды: “Юк”. Һәм шундук мыскыллы көлеп җибәрде: “Син? Миңа акча? Ха-ха-ха. Мин хәзер сине бирелмәсәң көчлим дә, үзем акча тоттырам. Ха-ха-ха”, - дип ямьсез көлде. Нурсөя нишләргә дә белмәде. Кыска гына мизгел эчендә күз алдыннан тормышын үткәрде. Я, нәрсәгә иреште ул? Аңа 25 яшь. Укыды. Эшли. Сөйгәнен очратты. Кияүгә чыкты. Һәм... Һәм аның карынында күптән түгел җан яралды. Яңа җан. Яңа кеше. Ничек тә, ничек тә булса котылырга кирәк бу җәлладтан. Ә егет үзе тик тормады. Куллары кызның күкрәген капшагандай итте. Кыз “Аһ!” итте. Җәллад кагылган саен аның бар гәүдәсен калтыравык били иде. Аяклары тыпырдап утыргандай дерелдәде. Нурсөя чирканды, җирәнде. Югыйсә егет чиста киемнәрдә иде, үзе матур да. Гарьлек, хурлык бу. Үзе һаман эчтән генә: “Аллаһы Тәгалә бар һәм бер...” дип укынган булды. Яшисе килә иде чөнки... Эх, килә иде...
“Әйдә инде, әйдә. Бер тапкырдан нәрсә булсын ди. Син дә телисең бит мине, юк дип алдыйсың гына, мин сизәм”, - дип хыялыйларча сөйләнде. Күзләре аның әйтерсең дә ниндидер томанда иде. Нәрсә эшләгәнен белештермәгән затка охшаган иде ул.
Кызның бер таланты бар иде. Кайсыбер чакта ул моңа тиклем таныш булмаган кешене нәрсәгә дә булса ышандыра ала иде. Һәм ул тәвәккәлләде. - Син миңа кагылырга тиеш түгел. Минем каты чирем бар... Ул йогышлы... Үзеңә күз сал. Менә дигән егетсең. Йөргән кызың да бардыр әле. Синең дә өйләнәсең килер бер заман. Ә бу чир белән, кызганычка каршы, ирләр дә, хатыннар да түлсез була. Син күз алдыңа китерәсеңме... Дуслар, танышларыңның барысының да балалары булыр... Ә синеке юк... Мин сиңа хәтта ачуланмасмын да. Җибәр мине... Мин сиңа рәхмәт әйтеп акча да бирәчәкмен... - Нурсөя тагын әллә ниләр сөйләнде.
Егет аны сораштырган да булды. Нинди чир, фәлән-төгән дип. “Ә-ә-ә-ә, бу бар җиргә дә шундый-шундый бөрчекләр, тимгелләр чыгу чиреме... Әйе-әйе... Ишеткән бар иде...” Ул, ничектер сөйләшүгә кушылып киткәндәй дә булды. Ара-тирә Нурсөя “Инде тимәс” дип тә уйлаштыргалады, әмма егет анык кына бер карарга килмәгән иде... “Бәлки, тырыштырып карарбыз”, - дип үгетләп тә карады егет, елмайган булып... Әйтерсең дә кинога барырга чакыра! Кыз исә тагын яңа дәлилләр тапты. Үзе аңлый иде: бу әле котылу түгел. Котылу бу коточкыч көнбагыш басуы яныннан кузгалып китү булачак. Аларның сөйләшүе ниндидер тыныч бәхәсне хәтерләтә иде. Һәркем үз ягына авыштырырга тели...
Ниһаять, кыз машинаның арткы ишеге ачылып ябылганын ишетте. Егет рульгә утырды. Алар кузгалып басу буйлап китте. Нурсөя сискәнеп китте: сап-сары көнбагыш басуы аңа кара төстә булып күренә иде. Әллә кояш камаштырамы күзләрне? Ул, кымшанырга куркып, сиздермичә генә хәтта күзләрен уып карады. Юк, басу өсте кап-кара чәчәкләр белән капланган иде. Ул машина кузгалып киткәндә нык уңайсыз утырган иде. Ләкин ул селкенмичә утыруын дәвам итте. Түзәчәк. Ул барына да түзәчәк. Җайсыз булса да. Тик юлга чыгарып куйсын ул аны. Һәм менә алар юлга менделәр.
Мине шушы урында төшереп калдырсаң (“бәхәс” барышында ул аңа “син” дип эндәшә башлады) да була, - диде кыз сак кына.
Илтеп куям дигәч, илтеп куям, - егет үгез төсле күзләрен акайтты.
...Мәсхәрәләнә язып авылына кайтып җиткәндә, кызның күңеле акылдан язган кешенеке сыман тантана итә иде. Еларга кирәк тә бит бу очракта, ә ул, кош тоткан шикелле куана иде. Котылды бит ул. Котылды! Бу бит шундый шатлык һәм бәхет! Ул-бу була калса, Илшатның күзенә ничек күтәрелеп карар иде?..
...Шулай булды шул. Еллар үтә торды. Әмма сары төсне шул көннән алып күрәлмәс булды Нурсөя. Көнбагыш чәчәкләрен аеруча. Алар аңа куе кара төстәге булып күренделәр. Улы туу аны бераз җилкендереп җибәргәндәй итте. Башы-аягы белән бәби үстерү мәшәкатенә чумды. Ире эшләп йөрде. Тик күңеле китек иде яшь әнинең. Юк-юк та хәтергә төшә иде ул җәйге көн.
Нурсөя түтәлләрне утап керүгә әнисе бик тәмле итеп төшке аш пешергән иде. Тимур хәтта ике тәлинкә ашады.
Берсекөнгә ире Илшат кайтып төште. Тимур, шатлыгыннан нишләргә белмичә, әтисе тирәсендә бөтерелде. Хәтта бүләккә алып кайткан пультлы машинага да артык исе китмәде. Ходайга шөкер, сабыйның беркатлы хәтере көнбагыш чәчәкләрен дә оныткан. Улы, билгесез кеше тарафыннан “туздырылган” чәчәкләр хакында әтисенә сөйләп, әнисенең йөрәк ярасына кабат тоз салмады.
Бакчадагы түтәлләргә су сибеп, йорт тирәсендәге эшләрне тәмамлап, мунчалар керүгә сәгать уникеләр тулды. Тимур, мунчадан кайткан килеш, ишегалдындагы диванда ук изрәп йокыга талган. Нурсөя аны ипләп кенә алып, урынына салды.
Йоклап ятканда хатын үзендә ниндидер уңайсызлык тойды. Шул мизгелдә аның авызыннан беләк озынлыктагы кара елан чыкты да, бер ысылдап, юкка чыкты. Нурсөя уянды һәм бар көченә Илшатның кулларына ябышты. Ул шундук сикереп торды.
Нәрсә булды, Нурсөя? Начар төш күрдеңме әллә?
Хатын ни өчен уянганын аңламады.
Юк. Бар да яхшы. Йокла.
Алар кире йоклап китте.
Бу көннән соң Нурсөяне алыштырып куйганнар диярсең. Кәефе дә яхшы, бар эшне дә тиз-тиз башкара. Үзе җитез, оча-куна йөри. Тимурына да ягымлы. Үзендәге үзгәрешләрнең сәбәбен ул үзе дә төшенмәде.
Ике көн үтүгә, алар гаиләләре белән Уфага кайтып киттеләр. Август ае булса да, кояш нурларын жәлләмичә кыздыра. Юлга чыккач, Илшат матур музыка кабызды. Нурсөя шунда иренә караш ташлады. Матур икән ул. Кара күзле, кара чәчле... Әнә ул елмаеп, вакыт-вакыт артка борылып, Тимурга нидер сөйли. Тегесе шатланып көлә. Ире дә елмая. Елмайган чакта аның бит очында кечкенә чокырлар хасил була. Эх, ярата да соң ул шул кечкенә чокырларны!
Кинәт Тимур урыныннан торып, тәрәзәгә капланды.
Әни! Әти! Калагыз! Нинди матур көнбагышлал!
Нурсөя тәрәзәдә сап-сары көнбагыш басуы күрде. Чынлап та! Искиткеч матур. Ничек ул моңа тиклем бу гүзәллекне исәпкә алмаган?.. Нишләп әле аларның берсендә дә сары төстәге кием юк? Иртәгә үк алырга кирәк. Иртәгә үк.
...Туган нигезенә рәхмәтләр укыды ул. Кара көнбагыш хәсрәтеннән нәкъ шунда котылды Нурсөя. Сары икән лә ул, сары...
Нет комментариев