Бервакыт газета редакциясенең хатлар бүлегенә бер апа килде. Керә-керешкә:
– Мин Тынычлык бистәсеннән Хәбирә исемле булам, – диде. – Газетагызда бер кешегә рәхмәт яздырасым килә.
– Андыйлар күп инде ул, бөтен яхшылыкны да язып бетереп булмый, – дигән булдым.
– Юк, сеңлем, бер генә, ул – Президент хатыны. Сөйлим әле сиңа, тыңлап кара, калганын үзең хәл итәрсең, – диде.
Бисмилләсен әйтеп, бик матур итеп сөйләп китте. Мин, кымшанырга да куркып, дөньямны онытып тыңладым. Бик матур вакыйга, булган хәл.
Ул елны Хәбирә апаның бик тә корбан чаласы килгән. Акчасы да булган, корбанлык кына таба алмаган. Хәзер инде, корбанлык таба алмаган, дигән сүзгә кеше ышанырлык түгел. Ә бит бар иде шундый еллар, йә акча җыештырып бетереп булмый, йә корбанлык булмый иде. Аз, санаулы кешеләр генә корбан чала иде.
– Каяндыр китермәсләрме дип, мәчет, кибет, базар тирәләрен өч көн урадым, – ди Хәбирә апа. – Үзем дә чала алмадым, чалучылар да бер калҗа ит бирмәде, – ди. – Күңелем тулды, кесәмдәге акчамны учлап мәчет тартмасына салдым да елый-елый кайтып киттем. Шатланырга да белмим, кайгырырга да. Өем мәчеттән шактый читтә, юл буйлап акрын гына елый-елый кайтам. Бер зур, биек, ялтырап торган машина, әкренәеп, әйләнеп узды да нәкъ барасы юлыма килеп басты. Әй, Раббым! Миңа юлымны бүләргә шул машина гына җитми иде, дим. Шул урында кире борылдым да килгән ягыма киттем. Кинәт артымнан ишетелгән ягымлы сүзгә борылып карасам, ниндидер бик ягымлы матур хатын миңа эндәшә, миңа таба атлый. Мин дә аңа каршы киттем, без күптәнге танышлар кебек бер-беребезне кочаклап алдык. Аллаһының сәламнәрен, рәхмәтләрен җиткерешеп, Корбан бәйрәмнәре белән котлаштык. Ул арада шоферы аңа зур бер пакет китереп тоттырды. Корбан ите. Мин югалып калдым: “Болай күп булмый бит ул”, – дидем. Ул тагын шоферына эндәште, тагын берне яныма китереп куйдылар. Телем аңкавыма ябышты, көчкә-көчкә: “Син кем кызы?” – дидем. Ул: “Мин – Сәкинә Шакир кызы, каенатам Шәрип атлы”, – диде. Бернәрсә аңламадым, шулай да исемен истә калдырасы бар, дога кылырга тиешмен бит әле. Ярый әле авызым сүз ясады: “Син – Аллаһының илчеседер, фәрештәседер”, – дидем. Кем икәнен белмәдем, ул арада кузгалып та киттеләр. Тагын шулай зиһенемне җыя алмыйча күпме басып торган булыр идем, машинасыннан күрше малаеның: “Хәбирә апа, син кайтасыңмы?” – дип кычкырганыга айнып киттем. Күршем машинасына үзе күтәреп куймаса, мин күтәрә алмас идем. Үзе үк өемә дә кертеп бирде: “Хәбирә апа, корбан чалдыңмы әллә?” – диде. “Минем өчен чалганнар”, – дидем. Яшьләр укымышлы, белемле шул, бер дә ишеткәнем юк иде, тиз генә сөйләп алды: “Хәбирә апа, беләсеңме, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә корбан чаласы килеп тә, чала алмый калганнар исеменнән Аллаһ ризалыгы өчен корбан чала торган булган. Синең исемеңнән дә корбан чалганнар булып чыга бит. Яныңа Президент машинасы туктаган иде. Әйе, бу шул үзе – Сәкинә ханым, мин аның сайлауга килгәнен телевизордан күргән идем”.
Ул елны корбан чалырмын да, корбан ашлары, Коръән мәҗлесләре үткәрермен дип адарынган, әзерләнеп куйган идем. Ул итләрнең, алып куйган ризыкларның бәрәкәтен күрсәгез иде. Өч табын мәҗлес үткәрдем. Беренче – ир-атлар, икенче – хатын-кызлар, өченчесе – яшьләр, тирә-күршегә, туганнарга, бала-чагаларга да җитте. Әй, сеңлем Фәния, шуларга бер рәхмәт яз инде, – диде дә елап җибәрде.
Мин дә кушылдым. Тынычландырырга теләп:
– Һичшиксез язачакмын, Хәбирә апа, ләкин бүген-иртәгә генә түгел, – дидем.
Минем шуңа охшаш хәлләрне тирә-күрше авыл, бистәләрдә ишеткәнем, Сәкинә ханымга рәхмәт язуымны сораган кешеләрне очратканым булды. Хәбирә апага сүз бирсәм дә, өстемә зур васыять алсам да, язганым булмады.
Тыйнак кешеләрне мактап та, кәефләрен бозарга мөмкин икәнен беләм. Кылган изгелекләренең савабын киметермен дип курка идем. Гаҗәп дәрәҗәдә сабыр, акыллы, сөйкемле ханым, ханбикә иде ул. Мөселман йөзле, нур бөркелеп тора торган сөйкемле хатын иде. Татар хатыны нинди була, нинди булырга тиеш дигән сорауларга тулы бер җавап ул. Татар театрын, Камал театрын ярата иде алар. Әгәр парлап килеп керсәләр, тамашачылар, дәррәү кузгалып, кул чабарга тотыналар иде. Ә бит театрга премьераларга аны күрер өчен барган, хат, үтенеч, сораулар тапшырган, аларның уңай хәл ителгәннәрен дә белә, күрә идек.
Гомеремнең бер чорында мин ат чабышлары, машина ярышларына йөри, телевизордан уллары Айрат белән Радикның машина узышларын күрә идем дә, бу Сәкинә ханымның йөрәге ничек чыдый икән, дип куя идем. Аңа бу дөньяда беренче Президентның хатыны булу бер дә җиңел булмагандыр. Ул үзе дә туктаусыз хәрәкәттә, борчуда булгандыр. Күп еллар элек Минтимер Шәриповичтан: “Сезнең хезмәтчеләрегез бармы?” – дип сораганнар иде. Ул рәхәт итеп көлеп җибәрде: “Әгәр хезмәтче алсак, Сәкинә апагыз аңа да хезмәт итә башлаячак”, – диде. Шулайдыр, аның аш-су тирәсенә чит кешене катнаштырмаганын да ишеткәнем бар. Павлюхин почмагындагы урам чатында авыл кешеләре сатып торган базардан яшел үләннәр, күкәй алып торганын күргәнем булды. Анда да ул матур, яшел җирлеккә ак борчак төшкән, килешле крепдешин күлмәк, аягына ак босоножка кигән, кешеләр белән елмаеп сөйләшә, ягымлы, сөйкемле иде.
Алар матур, тигез, бәхетле пар, яр булып, 57 ел гомер иттеләр. Килгәннәр китә, беркемне дә бернәрсә дә алып кала алмый, 79 яше тулгач, Сәкинә апа да мәңгелек сәфәренә кузгалды, гамәл дәфтәре ябылды. Аллаһ аны ишетте. Хушлашу җеназасында Минтимер агай: “Сәкинә, кеше җомга көнне вафат булса, бу кеше изге булган, җомга көнне китте, дия иде”, – диде. Әйе, Сәкинә ханым нәкъ Рәшидә абыстай кебек җомга көнне вафат булды, җомга көнне гүр куенына иңдерелде. Аны Тукай, Мәрҗани (күп инде алар), күп галимнәр, яхшы кешеләр, хәзрәтләр яткан татар зиратына җирләделәр. Ул вафаты, җирләнгән урыны белән дә зур сабак биреп, Минтимер агайга тау кадәр эш калдырып китте. Моннан соң татар зираты бу хәлдә була алмый, аны карыйсы, төзекләндерәсе, чистартасы бар. Агаебызның нинди эшләргә сәләтле икәнен күреп беләбез. Аннан соң да ул мондый эшләрдә ялгыз түгел, уллары, без, Хәбирә апалар, татар халкы бар. Инде әллә ничә кеше: “Сәкинә Шакир кызы рухына Коръән чыга башладым, 40 Йәсин укыйм”, – дип шылтыраттылар. Аллаһ күрүче, Аллаһ белүче, “Изге эшләрдә ярышыйк”, һәр барчабызга да мөселман булып кубарылырга язсын.
Нет комментариев