Сабанын сәләтле балалар мәктәбендә 4-7 сыйныф укучылары арасында математик олимпиада үткәрелде
Бүген Сабанын сәләтле балалар мәктәбендә Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов призына 4-7 сыйныф укучылары арасында математик олимпиада үткәрелде.
Беренче мәртәбә үткән әлеге олимпиадада республиканын 15 районыннан 300 дән артык укучы катнашты. Олимпиада эшләрен башкаргач, балалар өчен төрле темага мавыктыргыч мастер- класслар үткәрелде.
Җинүчеләрне бүләкләү тантанасында Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов катнашты. Җинүчеләр арасында Саба районы укучылары да шактый иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев