Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабаның иң яхшы тренерлары

Казанда елның иң яхшы спорт тре­нерларын бүләкләделәр. 2022 елның 1 сентябреннән 20 де­каб­ренә кадәр республика физик культура һәм яшүсмерләр спорты үзәге тарафыннан биш номинациядә «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры – 2022» республика смотр-конкурсы үткәрелде.

Анда 63 мәктәптән 117 тренер катнашты. Урыннар җыелган очко суммасы буенча билгеләнде. Уңышка ирешүчеләр арасында сабалылар да бар. Муниципаль районнарның «Олимпия спорт төрләре» категориясендә “Саба Арена” спорт мәктәбенең бадминтон тренеры Гөлнара Зарипова, “Олимпия булмаган спорт төрләре” категориясендә самбо тренеры Марат Шәрифҗанов, башлангыч этапта спортчылар белән эшләүчеләр арасында “Массакүләмлелек” но­ми­­на­ция­сендә “Олимп” спорт мәктәбе  йөзү буенча тренеры Гөлназ Сафина, “Яшь тренер” но­минациясендә чаңгы буенча тренер Руслан Миннегулов 1нче урыннарны алдылар. Барысы 157 спорт мәктәбе катнашкан конкурста IV төркемдә “Са­бантуй” спорт мәктәбенә 2нче урын бирелде.

Җиңүчеләрне якташыбыз, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, физик культура һәм яшүсмерләр спорты республика үзәге директоры Мөнирә Рәхмәтуллина бүләкләде.

Реклама

 

Чыганак: http://saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев