Сабаның яңа паркына сәяхәт
Эштән арып кайткач, бистә халкына ял итәргә, саф һава суларга, аралашырга һәм спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр күп бездә.
Шундый урыннар рәтенә өстәлгән яңа парк Байлар Сабасының Закир Йосыпов урамында урнашкан. Биредә узган ел “Акварэй” фирмасы тарафыннан зур күләмле төзелеш эшләре алып барылды. Баганадагы яктырткычлар формасыннан алып, утырып ял итә торган урындыкларга кадәр үзенчәлекле биредә. Балалар өчен уен мәйданчыгы, олылар өчен спорт мәйданчыгы булдырылган. Киләчәктә әлеге паркның халыкның иң яратып килә торган урынына әйләнәчәгенә шик юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев