Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Сабантуй” спорт мәктәбе беренче тапкыр кызлар арсында баскетбол буенча ярышлар уздырды

Ярыш 17 февраль көнне Тимершык гомумбелем бирү мәктәбе базасында 2011- 2012 нче елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында булды.

Ярышта барлыгы 6 команда көч сынашты: Саба гимназиясе, Югары Симет, Явлаштау, Саба, Тимершык урта гомумбелем бирү мәктәпләре һәм Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп – интернаты. Командалар арасында иң яхшы уенчы кызлар Ганиева Гүзәл, Акберовалар Дилә һәм Зилә булдылар.

Кызлар көчле уен күрсәттеләр. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

🥇 урын –“Сабантуй-2” командасы, “Саба урта мәктәбе”, тренер Шакиров Ш.Х.

🥈2 урын – “Сабантуй -1” командасы, “Тимершык урта гомумбелем бирү мәктәбе”, тренер Шакиров Ш.Х.

🥉3 урын – Саба гимназиясе, тренер Гайнуллин И.Ш.

🏆Ярышта катнашучылар һәм призлы урын алучылар акчалата бүләк, грамота һәм кубок белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев