Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабадан яшь пар Мәскәүдә Бөтенроссия туйлар фестивалендә Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк.

12-19 май көннәрендә Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форум кысаларында Россиядә Гаилә елына багышланган Бөтенроссия туй фестивале уза.

Сабадан быел өйләнешергә ниятләп гариза биргән яшь пар Мәскәүдә Бөтенроссия туйлар фестивалендә Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк. Иртәгә Данияр Мифтахов һәм Айгөл Гаттарованың никахлары рәсмиләштереләчәк. Бу хакта алар «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләделәр.

12-19 май көннәрендә Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форум кысаларында Россиядә Гаилә елына багышланган Бөтенроссия туй фестивале уза. Ачылыш көнне төрле төбәкләрдән 100 дән артык пар, шул исәптән Татарстаннан өч пар никахларын рәсмиләштергән. Алар өч бертуган, дип язган иде «Татар-информ». Иртәгә исә, ВДНХ күргәзмәләр үзәгендә Татарстан көне, һәм анда республикадан бердәнбер Айгөл һәм Данияр пары булачак.

Бу чараның максаты - Россия халыклары мәдәниятләренең күптөрлелеген һәм бердәмлеген күрсәтү. Яшь парларның никахларын теркәү тантанасына милли костюмнардан килү шарт. Барлык никахларны Мәскәү шәһәренең ЗАГС идарәсе органы терки, дип хәбәр иткән иде оештыручылар.

«Саба ЗАГС бүлегеннән фестивальдә катнашу турында тәкъдим килгәч, Даниярга әйттем. Әйдә, гариза җибәреп карыйк, бәлки узарбыз, дидем. Шактый вакыт хәбәр булмый торды, без инде өметләнмәгән дә идек, һәм көтмәгәндә, «сезнең парны Сабада сайлап алдылар, Татарстан күләмендә дә расладылар» дигән хәбәр килде», - дип уртаклашты булачак кәләшебез Айгөл.

«Башта ышанып булмады, алай була алмый шикелле тоела иде, аңа кадәр барып җитәрбез дип уйламаган идек. Аңлап бетереп тә булмый әле бу хәлләрне. Күңел шатлана, ләкин дулкынлану, курку хисләре бар инде», - ди Айгөл.

Мәскәүгә яшь парның әти-әниләре, энекәш-сеңелкәшләре дә бара. Айгөлнең әти-әнисе - Сабаның Кызыл-Мишә авылыннан. Даниярның әти-әнисе Иске Мичән авылында гомер кичерә. Шулай ук, алар белән бергә тантанада Саба районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шәфикова катнашачак.

Беренче Бөтенроссия туй фестивале кысаларында мастер-класлар, лекцияләр, туй традицияләренә багышланган стендларда махсус программалар көтелә.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев