Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабада Васил Гарифуллин исемендәге "Серле каләм" бәйгесе быел 10нчы тапкыр уздырылды

Башка еллардан аермалы буларак, быел катнашучыларны жюри язмалары аша гына түгел, үз-үзләре белән якыннан таныштыру, аралашу аша да бәяләделәр.

 (Саба, 31 май, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Саба районының яшь иҗатчылары көтеп алган Васил Гарифуллин исемендәге "Серле каләм" бәйгесе быел 10нчы тапкыр уздырылды. Кечкенә генә юбилее уңаеннан быел бәйге киң масштабта узып, үзенчәлекләр, яңа төсмерләр белән баетылды. Беренчедән, ул районара бәйгегә әверелде, икенчедән, авторлар белән күзгә-күз очрашу мөмкинлеге булдырылды, дип яза җирле басма.

DSC_0917.JPG

Бәйгенең беренче этабына Балтач, Теләче, Саба районнарыннан барысы 70 язма эш кабул ителеп, 2 этапка 28 авторның эше үтте. 28 майда Балалар иҗат үзәгендә узган бәйгегә шуларның 23е катнашып, чын мәгънәсендә яшь каләмчеләр бәйрәме узды. Башка еллардан аермалы буларак, быел катнашучыларны жюри язмалары аша гына түгел, үз-үзләре белән якыннан таныштыру, аралашу аша да бәяләделәр. Бәйгенең икенче өлешендә тәкъдим ителгән темаларга язмалар әзерләргә тиеш иделәр.

Казан федераль университетының социаль фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин, КФУның татар журналистикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Рәсимә Галиева бәйгенең яшь журналистлар әзерләүдә роле зур булуын үзләренең студентлары мисалларында күрсәттеләр, киләчәктә дә яшьләр иҗатының дәвамлы буласына, катнашучылар саны артачагына ышаныч белдерделәр.

«Быел «Серле каләм»нең юбилей елы. Шуңа да ул бик үзенчәлекле. Бүген язмаларыгыз белән генә түгел, үзегез белән дә таныштык. Мин мәктәптә укыганда ук «Яшь ленинчы» газетасында минем хакта мондый мәкалә чыккан иде: «Гарифуллин дигән егет бик үҗәтләнеп яза. Әмма мәкаләләрен генә бик сирәк бастыралар. Бөтен кешегә дә язучы, журналист булырга димәгән. Иҗат иткәч, аннан барыбер юньле кеше чыгачак», – дип язылган иде анда. Соңрак мин аның Рабит Батулла язганлыгын белдем. Без дә иҗатка шулай килдек. Сезнең дә бөтенегез журналист булып бетмәс. Әмма язарга өйрәнү, үз фикереңне кәгазьгә төшерә белү, формалаштыру осталыгы бик мөһим», – диде Васил Гарифуллин яшь иҗатчыларны сәламләп.

Реклама

Рәсимә Галиева «Серле каләм»нең тарихын үзе укыган Юлбат урта мәктәбендә укытучы Мәгъфия Шәмсетдинова оештырган «Серле каләм» түгәрәге белән бәйле икәнлеген, укытучысына зур рәхмәтле булуын җиткерде. Ун ел дәвам иткән бәйгедә беренче тапкыр «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Факил Сафин, «Ялкын» журналы әдәби мөхәррире Фәрит Салихов катнашып, үзләре әйткәнчә, иҗат хикмәтләре белән таныштырдылар. «Иҗатка омтылучылар – безнең иң кадерле дусларыбыз. Саба районында «Көмеш кыңгырау» газетасының бик күп иҗатташ дуслары яши, газетаның алтын фондын тәшкил итүче төркем. Шуңа да мин бүген бирегә ашыктым. Әгәр кешедә талант бар икән, ул югалмый, ачыла гына бара. Сез дә сәләтегезне гел арттырып, камилләштереп торыгыз», - дип мөрәҗәгать итте Факил Сафин.

Ярышның икенче өлешендә жюри яшь каләмчеләрнең 1 сәгать эчендә башкарган иҗат эшләрен анализлап, укучыларның фикерләү куәсенең киңлегенә, үзенчәлекләренә игътибар иттеләр. «Туган тел – татар теле безгә кан белән бирелгән. Аны берничек тә кисеп атып булмый. Алып атар өчен, ул сукыр эчәге түгел. Ләкин аны да сәламәтлеккә зыян килгәндә генә алалар», - дип татар теле язмышына борчылуын белдерә Саба гимназиясе укучысы Гүзәл Шәрифуллина. Олы Кибәче мәктәбе укучысы Илзия Гафиятованың да волонтерлык турындагы мәкаләсе бик тирән мәгънәләр белән баетылган иде. «Яхшылыкны үз күңелеңә бирмәсә, кеше кушканга гына эшләп булмый. Волонтерлык мисалында да шулай», – дип ачыклык кертә Илзия. Кыскасы, язмаларның һәркайсы да кызыклы фикерләр, эчтәлеге белән үзенчәлекле иде. «Наркотикларга каршы көрәш», «Сәламәт яшәү рәвеше», «Иҗади язмалар» (5,6 сыйныфлар) номинацияләрендә җиңүчеләр булып Зөлфәт Дәүләтгәрәев (Иске Икшермә), Булат Гомәров (Шәмәрдән), Айзилә Шакирова (Явлаштау) танылдылар. Зурлар арасында (7,8 һәм 9,10,11 сыйныфлар) Илзия Гафиятова (Олы Кибәче) һәм Эльвира Хуҗина (Түбән Шытсу) язма эшләренә иң яхшылардан дигән бәя бирелде. «Мәктәп гәҗитләре» арасында Шекше төп мәктәбенең «Кыңгырау» басмасы җиңү яулады. Гран-прига Тимершык урта мәктәбенең X сыйныф укучысы Дилә Шагабиева (фотода) лаек булды. Яшь каләмчеләрне һәм төрле номинация җиңүчеләрен яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Марат Кәримов, «Саба таңнары» газетасы баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов, «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мөбарәкова, "Яшьлек" яшьләр мәдәни спорт үзәге директоры Динар Маканов тәбрикләделәр.

Бәйгедә катнашучылар өчен әлеге көн «Саба таңнары» газетасы һәм «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясендә узган экскурсияләр белән дә истә калачак, диелгән район хәбәрендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев