Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабада үсмерләрне вакытлыча хезмәткә урнаштыруга 735 урын каралган

Быел Саба муниципаль районы башкарма комитет карары нигезендә 14-18 яшьлек үсмерләрне вакытлыча хезмәткә урнаштыруга 735 квота каралган. Былтыр ковидка бәйле сәбәпләр аркасында җәйге чорда эшләүчеләр 561 иде.

 

Быел 180 укучы хезмәткә үзмәшгуль буларак тартылачак. Авыр тормыш хәлендәге һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә өстенлек бирелергә тиеш. Мисалга, Сатыш урта мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Айзилә Ханова 1 июльдән үзе белем алган учреждениегә бер айга техник хезмәткәр булып урнашкан. Бу турыда «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Эшләтүче оешма – «Хуҗалык-эксплуатация конторасы» муниципаль бюджет учреҗдениесе. Айзилә – күп балалы гаиләдән. «Абыем Айрат XI сыйныфны тәмамлады. Энем Айзат быел I сыйныфка керә. Сеңлем Айсинә кечкенә әле. Сыйныфташым Алия Хәсәншина белән иртәнге 8дән 12гә кадәр мәктәптә булабыз. Җыештырабыз, чистартабыз, түтәлдә чүп утыйбыз. Көн үткәне сизелми дә. Әти-әни кызыксынып тора»,– ди Айзилә.

Үзмәшгульләргә учреждение 16190 сум түли. Беренче хезмәт хакын Айзилә әнисенә алып кайтып бирәчәк. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясе өлкән инспекторы Миләүшә Котдусова укучы кызларны эшкә урнашулары белән котлады, имин җәйге яллар теләде, яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү буенча күрелгән профилактика чаралары белән таныштырды. Районда 2021 елда полициядә учетка 9 бала куелган булса, быел алар икегә генә калган. Статистиканың уңайга үзгәрүендә хезмәт тәрбиясенең дә роле бар.

Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алинә Гыйлаҗиеваның әйтүенчә, июнь-июль айларында 27 укучы вакытлыча хезмәткә урнашкан. Күбесе мәшгульлек үзәге аша авыл хуҗалыгында эшли. Июнь аенда «Сатыш» бүлекчәсе һәрберсенә 13890 сум хезмәт хакы исәпләгән. Моннан тыш үзәк тә тиешле сумманы күчерә.

Июнь аенда район буенча 300дән артык укучы файдалы хезмәттә булган. Шуның 227се үзәк аша хезмәткә урнашкан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев