Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабада легендар урманчы Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы башланды

Чемпионнарны иртәгә ачыклыйлар.

(Саба, 22 март, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Кичә Саба спорт комплексында РСФСРның Атказанган урманчысы, Октябрь революциясе, "Почет билгесе" орденнары кавалеры Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә XVII мемориал - өстәл теннисы буенча Бөтенроссия шәхси-команда ярышлары башланып китте, дип яза җирле басма.

Традициягә кергән турнирны ачу тантанасында район башлыгы Рәис Миңнеханов, республика яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, өстәл теннисы федерациясе рәисе Игорь Левитин, Татарстан, ЮХИДИнең республика идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, Татарстан Республикасы өстәл теннисы федерациясе беренче вице-президенты Геннадий Аргаков, мемориалның иганәчеләре катнашты. Ярышларга Россиянең 14 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы районнарыннан 215 теннис остасы килгән. Кунаклар белән таныштырган Адель Улюкаев 22 мартта Сабазур спорт бәйрәме башлануын һәм аның өч көн җанатарлар алкышы белән барачагын белдерде.

Район башлыгы үзенең чыгышында Нургали Миңнехан улы истәлегенә мемориал оештыруга булышлык иткән республика хөкүмәтенә рәхмәтле булуын белдерде, теннис турнирын башлауга "котыртучы" итеп "Нефтепродукт" җәмгыяте генераль директоры Алимас Вәлиев исемен атады. "Ярышлар нәтиҗәсез булмый, барыгызга да ярышларда уңышлар телим. Теннис - уен гына түгел, бер-береңә карата булган ихтирам-хөрмәттә, аралашу да ул. Спортта көндәшлектән бигрәк әнә шул чагылыш таба.

Район гына түгел, республикада да спорт, өстәл теннисы белән шөгыльләнү өчен мөмкинлек арта бара, иркен физик тәрбия заллары барлыкка килә.

Реклама

Бу хакта үзенең чыгышында Хәлил Хәмитович әйтеп китәр. Шуларның берсе - Сабада без биш ел хыялланган "Спорт-Арена" бинасын төзү киң колач белән алып барыла. Анда ярышлар үткәрү өчен шартлар бөтенләй башка булачак",-диде Рәис Миңнеханов.

Хәлил Шәйхетдинов район башлыгын тулыландырып, быел республиканың мунициапаль берәмлекләре үзәкләрендә универсаль бассейнар төзү программасы төгәлләнәчәген белдерде. "Яңа сигез бассейн сафка басачак. Киләчәктә кече боз сарайларын төзи башлыйбыз. Болар барысы да сезнең, яшьләр сәламәтлекләрен ныгытсын, спорт белән шөгыльләнсен өчен. Алда - җәйге олимпия уеннары. Анда өстәл теннисы ярышларында Саба егете дә катнашачак. Күз тимәсен өчен исемен әйтмим, ул безнең арада. Иң күңеллесе, мемориалда танылган теннисчылар янәшәсендә яшь спортчылар уйнавы. Димәк, бу ярыш кына түгел, тәҗрибә туплау, алардан өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек тә. Тенниста кытайларга җитеп булмый дигән булалар, сез аларны да отачакчыз әле",- дип сөйләде министр урынбасары һәм Хәям Исмаиловны "өстәл теннисы буенча Россиянең спорт мастеры" билгесен такты. Район башлыгына "Сәламәтлек" спартакиадасында гомуми зачетта 1нче урын өчен зур кубок тапшырды. Соңыннан мемориалда катнашучылар, Лесхозга барып, Нургали Миңнеханов һәйкәленә чәчәкләр сааклдылар.

Турнир Россиянең иң көчле спортчыларының парлы разрядтагы чыгышлары һәм авыл районнары теннисчылары чыгышлары белән башланып китте. Уеннар иртәгә дәвам итәчәк, диелгән район хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев