Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабада җирле үзидарәләрдәге дружиналар техникасы төзеклеген тикшерү өчен конкурс үткәрелде

Быел дружиначыларга, бер тапкыр янгынга каршы көрәшкә чыккан өчен, кызыксындыру чарасының күләме 800әр сум.

(Саба, 7 июнь, "Татар-информ",  "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Сабадагы янгын сүндерү машинасына якындагы Тимершык авылына барып җитәр өчен дә кимендә 15 минут кирәк. Мондый шартларда ирекле дружиналар – янгын сүндерүдә мөһим көч, дип яза җирле басма.

"Аларның кирәклеге расланган факт. Әле 27 майда гына Миңгәрдә бер хуҗалыкта салам эскерте яна башлый. Аны авылдагы янгын машинасы килеп, тиз арада сүндерә. Хуҗалыкка зыян килми кала. Янгынга каршы чараларны көчәйтәбез. Быел үзара салымга Сабай һәм Көек авылларында да янгын гидрантлары куелачак",– ди Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев. Җирле үзидарәләрдәге дружиналар техникасы төзеклеген тикшерү өчен ел да смотр-конкурс үткәрелә. Сабада узган чарага 15 авыл жирлегеннән янгын сүндерү машинасы алып килгәннәр иде. Тагын өчесеннән нигезле сәбәпләр белән катнаша алмадылар.

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов аларның һәрберсе белән танышып чыкты. Янгын сүндерүчеләрнең фикер-тәкъдимнәрен тыңлады. "Төп проблема булып янгын техникасына ялгап озайту җиңсәләренең искерүе ачыкланды. Әлеге мәсьәләне район бюджетыннан хәл итәрбез дип уйлыйм. Һәр җирлектә янгын сүндерү техникасы бар, аларның һәрвакыт төзек булуы мөһим",– диде Марат Ишниязов. Конкурста җиңүчеләр белән янгын часте начальнигы Илдар Закиров таныштырды. Быел дружиначыларга кызыксындыру чарасының күләме арткан. Ул бер тапкыр янгынга каршы көрәшкә чыккан өчен 800әр сумнан бирелде. Шулай итеп, иң зур – 4000 сум кызыксындыру чарасын Тимершыктан Данис Хаҗиев алды.

Смотрда беренче урын Түбән Шытсу авыл җирлеге ирекле янгын сүндерү командасына (Дамир Шиһабиев) бирелде. Икенче урынны Миңгәр депосы (Расим Ханов) алды. Өченче урында – Олы Шыңар авыл җирлеге командасы (Айтуган Гарипов). Марат Ишниязов аларга Грамоталар, акчалата бүләкләр тапшырды. "Смотр Сабантуйлары алдыннан үткәрелә. Бу чорда профилактиканың әһәмияте арта. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтик, ял көннәре, бәйрәмнәр бәхетсезлек очракларына китермәсен,– дип искәртә Теләче һәм Саба районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Айнур Галимуллин.

Фото: Фәнил Мәүлетов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев