Сабада «Иң яхшы мәктәп Думасы» - район конкурсының финал этабы узды
4 апрель көнне Балалар иҗат үзәге базасында, мәктәп Думасы активистлары арасында «Иң яхшы мәктәп Думасы» - район конкурсының финал этабы узды. Анда Саба гимназиясе, Эзмә, Килдебәк, Явлаштау урта мәктәпләре, һәм Шәмәрдән лицее командалары көч сынашты.
Финал турының программасы шактый бай иде. Финалистлар визитка – сәламләү, мәктәптә үткәрелгән ял һәм иҗтимагый эшләр турында иҗади хотчет, заманның бер актуаль темасы буенча социаль проектны яклау кебек конкурс этапларын уздылар. Һәр команда тамашачыны, жюрины шаккатырырга тырышты. Финал бик матур һәм кызыклы үтте.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, Саба муниципаль районы "Иң яхшы мәктәп Думасы – 2022» Чемпионы титулына Шәмәрдән лицее командасы лаек булды, I урынны Саба гимназиясе командасы яулады, II урында Явлаштау урта мәктәбе командасы, III урынны Эзмә һәм Килдебәк урта мәктәпләре командалары бүлеште.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар, иҗади табышлар һәм уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев