Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабада беренче кар яуды

Сабада беренче кар яуды!

«Беренче кар!» - диләр, -
«Беренче кар!»
Беренче кар тиз эрүчән була...
Әмма үзе күнекмәгән күзгә
Актан да ак күренүчән була.

Кеше шундый кардай оеп яуган
Саф чакларын искә төшерәдер,
Кара җиргә төшеп эреп барган
Тойгыларын кабат кичерәдер.

«Беренче кар!» - диләр, -
«Беренче кар!»
Беренче кар тиз эрүчән була...
Уйламый да аны кеше җаны:
«Беренче!» - дип тилерүчән була.
Бүлмәләрне күмгән, кибетләрне...
Кая барма - сөйләү: «Беренче кар!»
Ә югыйсә кышны кыш иткәне -
Беренчесе үткәч килүче кар.

«Беренче кар!» - диләр, -
«Беренче кар!»
Беренче кар тиз эрүчән була...
Тик шулай да кеше беренчегә
Онытылып бирелүчән була.
Ул шатланып, канатланып йөри,
Әйтерсең лә бөтен сөенече шул.
Тиз эрүдәмени? Бер күрүдә!

...Беренчеләр барыбер беренче шул!

Мөдәррис Әгъләмов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев