Сабабаш авылы халкы белән бергә бүген бөтен район халкы тирән кайгы кичерә.
Украинада бара торган махсус хәрби операциядә Флорид Багаутдин улы Шәмсетдинов батырларча һәлак булды.
Ул үз Ватаны,аның якты киләчәге өчен,җир йозендә тынычлык,зәңгәр күк йөзе булсын өчен киткән иде. Флорид курку белмәс,батыр ир - егет.
Ул Ватан боерыгын ахырга кадәр намус белән үтәде. Беркайчанда иптәшләре артына яшеренмәде,үз халкының мәлфәгатьләрен яклады.
Флорид Шәмсетдиновны бүген авылдашлары,райондашлар соңгы юлга озаттылар.
Батыр солдатны озатырга Татарстан Республикасы салым инспекциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин,Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов,Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров килделәр. Үз чыгышларында алар Флорид Шәмсетдиновны батыр,курку белмәс,хезмәтне сөючән ир - егет булуы хакында сөйләделәр.
Бер минутлык тынлык игълан иттелде.
Тату гаиләдә үскән өч кыз әтиләренең якты истәлегенә рәхмәт сүзләрен әйткәннән соң барлык туганнары табут янына килделәр. Бәхилләшү сүзен әйтеп,мәңгелеккә киткәндә соңгы тапкыр табутны сыйпап алдылар.
Флорид Багаутдин улы Шәмсетдиновны Сабабаш авылы зиратына җирләделәр.
Гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз.
Ә.Мөбарәкова тексты һәм фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев