«Саба»җәмгыятенең Сатыш филиалында терлек азыгы әзерләү тулы көчендә
Басулардан күпъеллыкларны сенажга ташыйлар. Шул ук вакытта җир эшкәртү эшләренә дә керешкәннәр.
Бу хуҗалыкта бәрәңге 35 гектарда ителә. Невский сортын утыртканнар.
Быелгы корылык шартларында аны сугару ысулы белән үстерәләр.
Икенче икмәк мәйданнары ямь яшел. Чәчәктә утыралар.Уңышы турында көзен сөйләрбез.
Хуҗалык эшчәнлеге турында "Атна" информацион программасында таныша алырсыз. 21нче июль.17.30 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев