Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба үзәк шифаханәсенә Казан шәһәренең 7нче шифахнәсеннән табиблар килде һәм авыруларны кабул итте.

Узган атна ахырында Саба үзәк шифаханәсенә йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау һәм кисәтү максатыннан Казан шәһәренең 7нче шифахнәсеннән табиблар килде һәм авыруларны кабул итте.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары бүгенге көндә иң киң таралган авыруларның берсе булып санала. Әлеге авыруларның килеп чыгу сәбәбенең берсе-ул тәмәке тарту. Никотин кан тамырларына утыра, шуның аркасында кан тамырлары ябыла. Икенче сәбәп-югары холестерин. Кан тамырлары хирургы Марат Шарафисламов та шул хакта искәртә.
Авыруларны дәвалау максатыннан диета, ашауны көйләргә, йөрәккә, йокы артериясенә узи ясап торырга һәм инде кан басымын һәрдаим контрольдә тотарга кирәк ди 7нче хастаханәненң кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Илдар Халилов.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән вәзгыять кискен, шуңа күрә табиблар авырулар кабул итүне бер генә көн белән чикләргә җыенмый. Киләчәктә мондый чаралар тагын да үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев