Саба ЗАГС бүлегендә игезәк балалар тууы теркәлде
Шәмәрдәндә яшәүче Айнур һәм Миләүшә Владимировлар гаиләсе ишәйде. Алар гаиләсендә игезәк кызлар туды, 4 кызлы булдылар

Сабыйларга Адилә һәм Айзилә дип исем кушканнар. Адилә - гадел, намуслы, тугрылыклы, Айзилә - ай кебек пакь, керсез, саф дигән мәгънәдә.
Бәхетле әти-әнигә туу турында таныклыклар, суперсервис аша бирелгән электрон гариза нигезендә эшләнеп, тапшырылды.
Кызлар бәхетле гаиләдә үссеннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев