Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба урта мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлаучылар урта белем алу турында кулларына аттестатлар кабул итеп алдылар

Барысы 15 егет һәм 10 кыз укыйлар алар.

чыгарылыш

Сыйныфлары аерым булса да, мәктәп тормышында бергәләшеп актив хәрәкәт алып баралар. Күңелле мизгелләрен истәлек видеолары аша безгә дә яктырттылар.

Директорлары Данис Яруллин "беренче карлыгачлар "диеп атады.Урта һөнәри белем алырга китәргә җыенучыларга Саба урта мәктәбе данын төшерми укырга чакырды. Һәр укучының кулына аттестатны үзе тапшырды.

Ихлас теләкләрен урынбасар Гөлнара Ринат кызы да матур итеп җиткерде.

Сыйныф җитәкчеләре Миләүшә Мөбин кызы, Миләүшә Газинур кызы да егет, кызларга ак юллар теләде. Шигъри чыгышлар, җыр, биюләр саубуллашу кичәсен ямьләде.

Яшьләрнең вальс әйләнүләре белән мәктәп тормышының бу этабына нокта куелды.

Мәктәп чыгарылыш укучылары арасыннан 10,11нче сыйныфларга килүчеләргә ишекләрен киң ачып көтә. Алар әлегә уйлана, сайлана. Барысы да вакыт эше.

Тулырак фотоларны галереядән карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев