Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Яңа ел уенчыклары тарихы» дип исемләнгән мастер-класс уздырылды
Кышкы Яңа ел каникуллары көннәрендә Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Яңа ел уенчыклары тарихы» дип исемләнгән мастер-класс уздырылды.
Чара барышында балалар әлеге уенчыкның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ә аннары бергәләп аларны үз куллары белән ясарга өйрәнделәр. Балалар әлеге чарада бик теләп катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев