“Саба таңнары” газетасы редакциясе коллективы Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге каршында оештырылган Матбугат музеенда кунак булып китте
Кунак дигәч тә, эшсезлектән интегеп, юкны бушка авыштырып йөриләр икән дип уйлый күрмәгез. Бүген монда "Район тормышы" дигән проект юл алды.
Исеме тапталганрак кебек булса да, җисеме күп нәрсәне эченә ала бу чараның. Максатларының беренче чираттагысы - район җирлекләренә яшь белгечләрне җәлеп итү. Матбугат музееның үзенә Мәдәни мирас елында, ягъни 2013 елда нигез салына башлаган иде. Дөресрәге, оештыру эшләрендә башлап йөргән, бүген дә аның өчен җан атып яшәгән Ралия Фәтхетдинова башлангычы белән эшләнгән проект грант отты.
Өч сәбәп
Ә ни өчен сабалылар беренчелек хокукына ия булдылар дисезме? Ралия Шаһит кызы әйтүенчә, моның өч сәбәбе бар. Беренчедән, Саба - Татарстанда район газетасы гел татарча гына нәшер ителә торган төбәк. Икенчедән, "Саба таңнары"ның күренекле журналист, 27 ел буена район газетасына мөхәррирлек иткән язучы-публицист, күп санлы китаплар авторы Тәлгат Нәҗмиев оештырып калдырган үз музее да бар. Монысы - республикада бердәнбер. Өченчедән, Казан (Идел буе) федераль университетындагы татар матбугаты өчен белгечләр әзерләүче татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васыйл Гарифуллинның "һөнәри бишеге" булган бу газета. Ул анда мәктәп елларыннан үз кеше булып, студент чагында практика үткән, хәзер дә тыгыз элемтәдә яши. Әйтергә кирәк, Васыйл Заһитович та - журналистика өлкәсендә доктор дәрәҗәсенә ия булган бердәнбер галим.
Монда музей булачак
Аңлашыла ки, музей кысаларына кертерлек булгач, Саба район газетасының бай тарихы да бар дигән сүз. Ә бит зур эшләргә тотыну өчен башта теләк, аннары ният кенә кирәк. Бу җәһәттән редакциядә иң озак эшләгән хезмәткәр, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Гөлсинә Галимуллина болай дип сөйләде:
- Бервакыт Тәлгат Самат улы мине чакырып алды да, башыма бер уй килде әле, шуны әйтермен дигән идем дип, бинабызда бушрак торган урын бар иде, шунда ияртеп килде. Ишекне киң итеп ачып куйды да: "Менә монда музей булачак. Аңа җаваплы кеше син булырсың. Язмасаң, язма, тик шушы эш белән шөгыльләнеп, җиренә җиткер", - диде.
Шул көннән экспонатлар җыю башлана. Газетага да белдерү бирәләр. Бер ай эчендә музейга дип тәгаенләнгән урын шыплап тула. Ә яңа бинага күчкәч, ул яңартыла, заманчалаштырыла.
- Музеебызның ишекләре көнозын ачык тора, -дип таныштыра Гөлсинә Наил кызы. - Монда үзенә бер аерым мохит. Күп вакыт үзебез дә, бирегә кереп, элекке елларда бергә газета чыгарган хезмәттәшләребезне искә алабыз, истәлекләрне барлыйбыз. Аларның кул җылысы тигән каләмнәрне тотып карыйбыз, куен дәфтәрләрен актарабыз. Кыскасы, шул елларның җылы атмосферасына чумабыз. Саба укучылары менә инде 86 ел үз газеталарын укыйлар. Район үзе 1930 елның августында оеша. Ә октябрь-ноябрь айларында инде газета чыгарырга әзерлек башлана. "Колхоз байрагы" дип исемләнгән басманы, керосин лампасы белән яктыртып, хәрефләрне берәмтекләп җыеп чыгаралар. Ул хәтта Бөек Ватан сугышы чорында да нәшер ителүдән туктамый.
Шушы урында Гөлсинә ханым бик кызыклы сан китерде. 1943 елның 17 гыйнварына кадәр газетаның биш саны дөнья күргән. Ә быел без беренче санны бары тик 11 гыйнварда гына чыгардык, диде ул.
Газета тарихы - ул елъязма кебек. Типографиядә күп еллар хезмәт куйган ветеран Флера апа Закирова электр белән эшләүгә күчүен менә ничек тасвирлый. "Ниһаять, 1956 елда булса кирәк, типографиядә машиналар электр белән эшли башлады. Бер рус кешесенең, Сабага килеп, безне алҗыткыч кул хезмәтеннән коткарганын яхшы хәтерлим. Эштән төнлә кайтабыз. 11гә кадәр эшләп бетермәсәң, ут сүнә. Әнинең минем электрга тоташтырылган газета басу машинасында эшләгәнемә бер дә ризалыгы юк. Син токка эләгеп үләргә йөрисең, дия торган иде. Шөкер, андый күңелсезлекләргә тарымадык. Коллектив күпкырлы тормыш белән яшәде. Ике-өч елмы, башка учреждениеләрдән калышмыйча, куян да асрадык әле, атналар буе урманда печән чапкан вакытлар бар иде.
Иң яшь мөхәррир
Еллар үткән саен исемнәр алышына, ләкин сабалылар өчен аларның һәрберсе кадерле, һәрберсе тарих битләренә уелган. 1981 елда "Җиңү байрагы"ның мөхәррире итеп Тәлгат Нәҗмиев билгеләнә. Ул шул чорда республикада иң яшь мөхәррир була. "Ел газетасы" бәйгесендә катнашып, район газетасы берничә ел рәттән республикада призлы урыннар яулый. Бизәлеше һәм эшләнеше буенча да дипломнар ала. Татарстан Республикасының Мактау грамоталары, Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Кыскасы, газетаның абруе бермә-бер күтәрелә. Әдәбият, сәнгать әһелләре тормышына һәм иҗатына багышлап язылган мәкаләләре аны оста каләм иясе икәнлеген күрсәтә. Тәлгат Самат улы бигрәк тә мәзәк остасы буларак таныла. Ничә еллар буена куен дәфтәренә төртеп барган мәзәкләрен китап итеп чыгара. Болар күп ишетелгән, күп сөйләнгән гади мәзәкләр түгел, ә Саба җирлегендә туган уенчак мәзәкләр.
Иртәнге саф, йомшак җил
1990 елда район газетасы "Саба таңнары" булып чыга башлый. Ни өчен дигән сорау туар, бәлки. Редакция хезмәткәрләре әйтүенчә, сәбәпләре байтак, әмма бәхәссезе берәүдер. Укучыларның тәкъдимнәрен искә алып, район елъязмасының исемен сайлаганда, "Саба" сүзенең урнашып калуы мәслихәт күрелә. Саба ул иртәнге саф, йомшак җил дигәнне аңлата. Исеме җисеменә туры килеп тора газетаның. Ул район елъязмасы булуын дәвам итә. Иртә таңнан халыкка яхшы хәбәрләр ирештерә. Кыскасы, Габдулла Тукай шигыреннән алынган "Әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөрмәккә!" дигән шигаренә тугры булып яши. Бүген аны Рөстәм Исмәгыйлев җитәкли һәм хезмәттәшләренең матур эшен дәвам итә. "Саба таңнары" элеккечә төрле бәйгеләрдә җиңә, шул исәптән "Бәллүр каләм" призына да лаек була.
Хәбәрчеләр белән эшләүгә аеруча зур игътибар күрсәтәләр редакциядә.
Шул җәһәттән Сабада ел дәвамында нәтиҗәле эшләгән хәбәрчегә матбугат активисты Закир Йосыпов исемендәге бүләк бирелә. Мондый премия инде 1967 елдан бирле тапшырыла. Район кешеләре Закир Йосыповны егерменче елларның куркусыз хәбәрчесе буларак беләләр. Хәзер Сабада аның премиясенә лаек булган 30лап хәбәрче бар. Ул яшәгән нигезгә мемориаль такта да куелган.
"Мишә дулкыннары"
Кайчандыр Нәби Дәүли, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким кебек танылган шәхесләр: "Сабада иҗат белән кызыксынучылар күп. Әйдәгез, бергәләшеп редакциядә әдәби түгәрәк оештырып җибәрик", - дигән тәкъдим белән чыгалар. Шул чордан бирле түгәрәк утырышлары ай саен диярлек үткәрелеп килә. Аларда яшь авторларның әсәрләре укыла, сәяси, әхлак темаларына, әдәбият теориясе турында әңгәмәләр, кызыклы һөнәр ияләре, ветераннар белән очрашулар үткәрелә. Тырышлык бушка китми. Район газетасында, әдәби түгәрәктә чыныгу алып, Мәгъсүм Хуҗин, Рашат Низами, Нурислам Хәсәнов, Фәүзия Бәйрәмова кебек танылган язучылар, шагыйрьләр калкып чыга. Оешмага исемнең дә бик килешлесен уйлап табалар - "Мишә дулкыннары". Түгәрәккә йөрүчеләр авылларда да, үзәктә дә төрле очрашулар үткәреп торалар.
Ә Матбугат музеенда үткәрелгән чараның тагын бер яхшы ягы булып чыкты: ул журналистикага кагылышы булган Казанда яшәүче якташларны да очраштырды. Васыйл Заһит улы практика үтеп йөргән чакларын гыйбрәтле дә, көлкеле дә итеп сөйләсә, Тәслимә Низами Саба турындагы җырын бүләк итте. Зөлфәт Зиннуров та истәлекләре белән бүлеште. Гөлзада Бәйрәмова шигырь китапларын бүләк итте. Хәер, "Саба таңнары" редакциясе хезмәткәрләре үзләре дә бар эшкә оста булып чыкты. Күптән түгел генә 60 яшьлек юбилеен үткәргән Фәнил Мәүлетов, мәсәлән, шигырьләрен укып сөендерде, музей директоры Эльмира Галимуллина үзләре белән алып килгән экспонатлар турында сөйләде. Журналистика бүлегендә укучы студентларны җәй айларында практика үтәргә чакырырга да онытмадылар. Соңыннан эшкә килү мөмкинлеге барлыгын да әйттеләр. Кирәк булса, яшәү якларын да көйләргә җай чыгар дип өметләндерделәр. Рөстәм Гадерәүфович әйтүенчә, шөкер, район җитәкчесе Рәис Миңнеханов аларга һәр яктан да хәерхаһлы икән. Әмма бүгенге студентларны бу әйберләр кызыксындыра алдымы икән? Монысын әйтүе кыен, чөнки алар арасыннан бер генә сорау бирүче дә табылмады. Без укыган чакта мондый чакырулар булсамы? Атлап түгел, йөгереп китәр идек таң җилләре искән Саба якларына! Шулай да әлеге чара бигрәк тә студентлар өчен уйланырлык җирлек тудыргандыр дип беләм. Беренчесе генә бит әле. Ниндидер бер фикергә килеп өлгермәделәр дә булса кирәк. Димәк, бу эшне дәвам итү мәслихәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев