Саба районының Шәмәрдән үзәк мәчетендә Коръән уку бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды
Саба районының Шәмәрдән үзәк мәчетендә икенче тапкыр Коръән уку бәйгесе үткәрелде. Изге чарада кырыкка якын бала катнашты, иң кечкенәсенә 2,8 яшь иде.
Мәчет имамы Дамир хәзрәт Газизов чараның мөһимлеген, Коръән укуның әһәмиятен аңлатты.
Башта мәктәпкәчә яшьтәге балалар көч сынашты. Алты яшьлек Таһир Гомәров үз яшенә күрә яхшы нәтиҗә күрсәтте, ул яттан 18 сүрә сөйләде, иң күп сүрә белүче дип (31 сүрә) Әмир Газизов танылды. Җиңүчеләр 1-3 класска кадәр, 10 яшьтән өлкәнрәкләр кызлар һәм малайлар арасында аерым билгеләнде.
Катнашучылар арасында Аишә Мортазина, Камилә Гурьянова, Әхмәт Филиппов Коръәнне иң яхшы укый белүчеләр дип табылды. Ахырдан һәр балага күчтәнәч пакетлары таратылды.
«Әниләр дә, балалар да конкурстан бик сөенеп, канәгать булып һәм оештыручыларга рәхмәт әйтеп китте»,– дип фикерен уртаклашты соңыннан мөгаллимә Илзирә Галиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев