Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районында 90 алиментчының балаларына 12 миллион сумнан артык бурычы җыелган

Районда алимент мәсьәләсе буенча беренче кабул итү узды.

(Саба, 12 сентябрь, " Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Хәзер һәр айның беренче сишәмбесендә районнарда алиментларны түләттерү буенча тематик кабул итүләр үткәреләчәк. Проблема бик җитди: республикада алимент буенча бурычлар 3 миллиард сумнан артып киткән. Балигъ булмаган балалар хакына әлеге астрономик сумманы ничек тә эзләп алырга кирәк. Шул максаттан Сабада алимент мәсьәләсе буенча беренче кабул итү 4 сентябрьдә "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең актлар залында булды, дип яза район газетасы.

Район прокуратурасы, юридик, приставлар хезмәте, социаль яклау бүлекләре, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчеләре составында эшче төркем оештырылган иде. Әле эшнең башы гына булгангамы, районда 90нан артык алиментчының балаларына 12 миллион сумнан артык бурычы өстерәлеп йөрүгә карамастан, кабул итүгә ике генә кеше килгән иде. Эшче төркем башта аерылган иренең ике баласына 94 мең сум бурычы җыелган ананың зарын тыңлады. Әти тиешле кеше алар турында әллә нигә бер генә исенә төшерә икән. Гыйнвар-март айларында бер тиен дә алимент түләмәгән, аннан соң да үтә саранлык күрсәткән. Мәсьәләне ирнең башка районда яшәве һәм рәсми эш урыны булмавы катлауландыра. Әмма эшләмәү алименттан коткармый. Киресенчә, баланың әти-әнисе билгеле бер сумма турында үзара килешмәсәләр, Россиядәге уртача хезмәт хакы белән исәпләнеп, кыйммәтрәккә дә төшәргә мөмкин. Ни кызганыч, күпчелек очракта килешенү турында сүз бара алмый, чөнки алиментчы качып йөри. Прокурор ярдәмчесе Энҗе Фәйзуллина кабул ителүчегә Биектаудагы (бурычлы ир шул районда яши) суд приставларын бераз селкетүне, нәтиҗәлерәк эшләвен сорап прокуратурага гариза язарга тәкъдим итте.

Кабул ителүгә икенче булып кергән ханым исә аерылган иреннән 1,5 ел алимент алмаган. Хәзер Чувашстанда яшәүче Максим (исеме үзгәртелде) өч баласына 500 мең сум бурычлы. Шулай ук эшләми, телефоннан шалтыратуларга җавап бирми. Ә балалар белән калган ана кеше тормышны алып бару өчен берничә урында эшләргә мәҗбүр. "Язмаган җир калмады, нәтиҗәсе генә юк",– дип ачынды ул. Эчүчелекне өстенрәк күргән, кайчандыр яшәгән авылына кайткан чакларында да гаиләсенә көн күрсәтмәгән. Әгәр балаларына мәрхәмәте уянса, ипотекага төзелгән йортның үз өлешеннән баш тартып, балаларга калдырып та алимент йөкләмәсен җиңеләйтә алыр иде. Әмма эшнең документны имзалауга килеп җиткәч төртелеп калачагына хатынның иманы камил. Кыскасы, мөрәҗәгать итүчеләргә судка документлар җыю, гариза язу тәртипләре аңлатылды. Приставның әйтүенә караганда, алиментчыны транспорт йөртү хокукын чикләү дә үтемле. Саба районында бер кешегә шундый чара кулланылган һәм ул алиментларын тиз арада түләгән, диелгән район хәбәрендә.

 

 

Фото: Фәнил Мәүлетов

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев