Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районының театр коллективы Балтач сәхнәсендә «Ай күлгә сыенганда» спектаклен тәкъдим итте

4 апрель көнне район мәдәният үзәгендә күрше Саба районының «Балкыш» театр коллективы якташ язучылары Гөлсинә Галимуллинаның «Ай күлгә сыенганда» әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакль тәкъдим итте.

Вакыйгалар төр герой Гөлсәхрә тирәсендә бара. Аның яшьлек чорыннан алып, олыгайган көненә кадәрге тормышы тасвирлана. Гөлсәхрә мәктәпне тәмамлап, тегүче һөнәре алып, ательега эшкә урнаша. Бик яшьли кияүгә чыга, хыянәт белән очраша, балаларын ялгызы гына аякка бастыра, аларның баш өстендә түбәләре булсын дип, акча эшләргә чит илгә чыгып китә, сагынуларга түзә, уңганлыгы-булганлыгы белән чит-ят халык арасында да хөрмәт казана... Башта сындырырлык итеп сынаса да, язмыш аңа соңыннан бүләген дә әзерли. Шулай, түземнәр бәхеткә лаек!

Хәтта, спектакль барышында Гөлсәхрәне (Энҗе Нурисламова) жәлләп, күпләр елап утырды. Хатын-кыз образын ул бар нечкәлекләре белән ачып бирә алды. Елады да, көлде дә героиня.... Тамашчы 3 сәгать дәвам иткән спектакльнең түземсезләнеп азагын көтте. Ни белән тәмамланыр? Гөлсәхрә тагын нинди язмыш сынаулар аша үтәр икән, дип борчылды. Сабыр төбе сары алтын дигәндәй, акыл утырган, олыгаеп бара торган ханым яшьлек дусты, классташы Әхсән белән кавышты.

Әлеге әсәр тормыштагы вакыйгаларга нигезләнеп иҗат ителгән. Гөлсәхрәнең прототибы бу спектакльнең беренче премьерасында ук Сабага кайтып карап, үз бәясен бирә. Әсәрне сәхнәгә кую өчен режиссер Айрат Зиннуровка бер ел вакыт кирәк булган. Зур тырышлыкның нәтиҗәсе - югары. Бу спектакль берничә мәртәбә халык соравы буенча Саба районы сәхнәсендә дә уйналган. Һәрберсе тулы аншлаг белән үткән. Әлмәт каласы тамашачысына да тәкъдим иткәннәр. Башкала сәхнәсендә кую теләкләре дә бар. Әсәрдә шулай ук төп рольләрне башкаручы ирләр образы Радик Локманов (Әхсән), Искәндәр Вәлиев (Амур), Гөлсәхрәнең әтисе ролен зур осталык белән башкарган Айрат Зиннуров та бары тик якты тәэсирләр генә калдырды.

Балтач тамашачысы «Ай күлгә сыенганда» әсәренең авторы Гөлсинә Галимуллинаның шәхсән үзе белән танышу бәхетенә дә ия булды. Аны аягүрә басып алкышлады. Ул сәхнәгә күтәрелеп үзенең райондашларына һәм спектакльгә матур бәя биргән, кунакчыл Балтач тамашачысына зур рәхмәтләрен ирештерде.

Бу сүзләргә җавап итеп район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров: "Бу әсәрдә авылдан чыккан гади татар хатын-кызының язмышы сурәтләнде. Тормышның бар авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән гүзәл затка карап сокландык та, гыйбрәт тә алдык, бүгенге кичтә аның кичерешләре белән яшәдек. Бу залда күпчелек хатын-кыз тамашачылар утыра, ирләр азрак. Бу спектакльне ир-атларга каратырга кирәк икән дигән фикергә килдем әле. Хатын-кызның нинди көчле, сабыр холыклы, чын мәгънәсендә көчле гүзәл зат булганына тагын бер кат инанырлар һәм сокланырлар иде алар!" - дигән җавабы теләктәшлек белдерү булып көчле алкышларга күмелде.

Районның "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе урынбасары, мөслимә, шәхси эшмәкәр, мәгариф ветераны Гөлсем ханым Миңнебаева да үзенең иң беренче олы рәхмәтен авторга юллады. "Гөлсинә ханым, Сез көчле тәэсирле, мәгънәле, тормышчан әсәр тудыргансыз. Сәхнәгә кую исә үзе бер зур осталык! Бу очракта куючы режиссерга, барлык актерларга һәм әлбәттә инде, баш героиняга олы рәхмәт!" диде ул.

Мәгълүмәт һәм фотолар http://baltasi.tatarstan.ru алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев