Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районында юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче каза күргән [+фото]

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Саба районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике машина бәрелешкән. Һәлакәттә бер кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.

7 февраль көнне иртәнге сәгать 9да Тимершык - Саба юлында Тимершык авылына керү урынында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. 14-й модельле «Лада» һәм «Шевроле Круз» бәрелешеп, «Лада» машинасы йөртүчесе җәрәхәт алган һәм 33 яшьлек ир-ат Саба үзәк район хастаханәсенә озатылган.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев