Реклама
Радио һәм телевидение яңалыклары
Саба районында урып-җыю эшләре кызу темпта бара.
Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә райондагы барлык мәйданнарның 60%ка якыны урып-җыелган, 1 гектардан уңыш 27 центнер тәшкил итә. Хуҗалыклар 8 024 гектарда көзге культураларны урып-җыю төгәлләде. Көзге бодайның бер гектарыннан 32, арыштан 26,5 центнер уңыш җыеп алынды. Борчак уңышы да начар түгел. Ул районда 1 579 гектарда игелеп, уңышы бер гектарга 26,5 цетнер тәшкил итә. Сатыш, Юлбат, Урта Саба хуҗалыкларында урып-җыю эшләре аеруча югары темплар белән бара.
Район басуларында 63 комбайн эшли һәм алар бер көнгә уртача 1 200 гектарда эш башкаралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев