Саба районында һәлакәттә ике яшьлек бала зыян күргән
Юл-транспорт һәлакәте Шәмәрдән - Югары Утар трассасында килеп чыккан.
(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ" ). Татарстанның Саба районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике автомобиль бәрелешеп, дүрт кеше зыян күргән, тагын берсе җимерелгән машинада кысылып калган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Шәмәрдән - Югары Утар трассасында килеп чыккан.

Һәлакәт аркасында 50, 29 һәм 24 яшьлек хатын-кызлар һәм ике яшьлек бала җәрәхәт алган. 53 яшьлек ир-ат машинада кысылып калган, коткаручылар аңа чыгарга ярдәм иткән.

Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев