Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районында “Каймак” дип исемләнгән сөт эшкәртү комбинаты ачылачак

Саба районында "Каймак" дип исемләнгән сөт эшкәртү комбинаты ачылачак. Бу хакта бүген Татарстанның Фермерлар, крестьяннар хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVII съездында әлеге авыл хуҗалыгы кооперативының башкарма директоры Айнур Мостафин хәбәр итте.


Аның сүзләренчә, кооператив 7 млн сум күләмендә грант откан. Аларның 5 млн сумнан артыгы федераль бюджеттан бирелгән. Үзләре исә 5 млн сумннан артык акча кушып, сөт җитештерү өчен җиһазлар сатып алган.

Хәзергә "Каймак" 180 хуҗалыктан һәм 9 фермерлык хуҗалыгыннан 9 тоннага якын сөт җыя. Әмма җитештерү җайланмалары булмаганга, аны Саба сөт комбинатына тапшыра. Яңа җитештерү цехы ачылганнан соң биредә ике сменада 3 әр тонна сөт эшкәртү күздә тотыла. Оешмада 12 кеше эшләячәк. Алга таба авыл хуҗалыгы кооперативы катык, майлы һәм майсыз эремчек, тиз өлгерә торган "Адыгея" һәм "Брынза" сортлы сырлар җитештерергә планлаштыра. Продукция төрлелеге 12дән дә ким булмаячак.

Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев