Саба районында бер ана мәктәпне судка биреп зур гауга купкан
Саба районының Корсабаш авылында яшәүче Халисә Исмәгыйлева кызының электрон журналдагы билгесен "2ле"гә төзәтеп, имтиханга кертмәгәннәре өчен мәктәпне судка биргән. "Комиссия төзеп, көзгә кадәр баламнан имтихан алсыннар. Аның укырга керәсе бар", - ди Халисә ханым. Мондый аңлашылмаучанлык нәрсәдән килеп чыккан?
Быел 9 нчы сыйныфны тәмамлаган Алсу (исеме үзгәртелде) Саба аграр көллиятендә хисапчы-икътисадчы белгечлеге үзләштерергә хыялланган. Ләкин теләк кенә җитми шул. Белемнең ныклы булуы да кирәк. Әнисе Халисә ханым кызын математикадан "өчле"гә укучы дип саный. Гаҗәп, аны белмәгән бала хисапчы була аламы? Кызының "фәннәр патшасы"н бик үк яратып бетермәгәнен әнисе дә таный, әмма Алсу математикадан тестларны үзе чишкән. "Әгәр белмәсә, ул аны чишә алыр иде мени?" - ди кызының язмышы өчен борчылган ана. Халисә ханым фикеренчә, укытучылары электрон журналга башта "3ле" чыгарып, соңыннан аны "2ле"гә төзәткән. "Ике чиректә математикадан - "2ле", калган икесендә "3ле" чыккан иде. Ел ахырында контроль эшен (промежуточная аттестация - С.М.) "2ле"гә язган. Шуның өчен имтиханга кертмәделәр. Минем инде йөрмәгән җирем калмады: мәгариф бүлегенә дә бардым, Мәгариф министрлыгына да, Президент Аппаратына да мөрәҗәгать иттем. Кызымны имтиханга кертерләр дип өметләндем. Әлеге контроль эшне ел дәвамында ике мәртәбә тапшырырга була икән. Нигә икенче мөмкинлек бирмәделәр? Аптырагач, судка бирдем", - ди укучының әнисе.
Элегрәк утыртып калдырасы булган
Халисә ханым әйтүенчә, мәктәптә кызына башка фәннәрдән дә "3ле"дән артык билге куймаганнар. Баласы мәктәптән үпкәләп кайта торган булган. Дөрес, татар теленнән тестны "4ле"гә тапшырган икән Алсу. "Узган ел улым 9 нчы сыйныфны тәмамлады. Мәктәп директоры берничә балага психотерапевтка барып, сәламәтлеген тикшертергә кушкан. Янәсе, ниндидер тайпылышлар ачыкланса, башка мәктәпкә күчерәләр. Ә анда уку җиңелрәк булачак икән. Минем улым да табибка барды. Тайпылыш тапмаганнар. Имтиханын тапшырды, хәзер ул хисапчы булырга укый", - ди ул.
Мәктәп директоры Айдар Шәрипов әйтүенчә, Алсу математиканы авыр үзләштергән. "8 нче сыйныфта укыганда, беренче чиректә аның математика фәненнән "2ле" чыккан иде. Шул вакытта ук, баланың әти-әнисенә әлеге фәннән өлгермәве турында әйтелде. Әмма башка фәннәрдән билгеләре зарланырлык түгел. Аны 9нчыга җиткәч түгел, элегрәк сыйныфта калдырасы булган да бит. Яхшырак укый башлар, тырышыр дип өметләндек. Хисапчы булырга хыялланган икән, үз максатына ирешер дип ышанам. Тырышса, яхшы хисапчы чыгачак. Авыл җирендә алар - бик абруйлы һөнәр ияләре", - ди директор укучысы турында.
Бурычы булса, имтиханга кертелми
Билгеле булганча, электрон журналда уртача билге автомат рәвештә чыгарыла. Аны бернинди укытучы да үзгәртә алмый. Тик бу очракта еллык билге турында сүз бара. Аны педагог уртача билге нигезендә куя. Алсуның сыйныф җитәкчесе, ашыгып, еллыкка "3ле" билгесе чыгарып куйган. Чөнки еллык контроль эшенең "2ле"гә язылуын истән чыгарган. Моны директор укытучының ялгышлыгы дип саный. "Мәктәптәге тәртип буенча, еллык билге куелганда, контроль эшнең нәтиҗәсе дә исәпкә алына. Бу очракта алай эшләмәгәннәр. Укытучы хатасы турында аңлатма язды һәм 1 июньдә техник ярдәм хезмәтенә шалтыратып, электрон журналдагы еллык билгене төзәтергә мәҗбүр булдык. Уку дәверендә электрон журналда бер генә төзәтү дә юк", - ди директор.
Юрист белемен үзләштергән, ике дипломлы җитәкче бу очракта законнарны искә төшерә. Ә аларда: "Баланың билгеләре начар, аның академик бурычы бар икән, ул имтиханга кертелми", - дип әйтелә.
- Баланың белеме начар булса да, аны 9нчы сыйныфка кадәр тартып-сузып китергәнсез. Бәлкем, монда укытучының да гаебе бардыр? - дим директорга.
- Укытучыларның берсен дә хурлый алмыйм. Быел 9нчы сыйныфны 4 укучы тәмамласа, шуның өчесенең билгеләре "5ле". Алсу математикадан контроль эшләрен башта 2 баллга бирсә, тора-бара белеме күтәрелде. Әмма чик балл, ягъни сигезгә җиткәне булмады. Аннан "3ле" таләп иткән идем. Бала да кызгыныч, әлбәттә. Ләкин закон тарафыннан куелган таләп дигән нәрсә бар. Мәктәптә 38 укучы исәпләнә, 21 укытучы белем бирә. Мәктәп тарихында сыйныфта утырып калган укучы булмады. Кичке сәгать 7гә кадәр мәктәптә имтиханга әзерләнү өчен мөмкинлекләр тудырылган иде. Хәзерге вакытта да укытучылар ярдәм итәр иде, әмма кызның майдан бирле мәктәптә күренгәне юк. Мәктәпне гаепләү җиңел. Ләкин әти-әниләр дә мәктәп белән берлектә балаларының белемен күтәрү буенча эшләсәләр, яхшырак булыр иде, - ди Айдар әфәнде.
Машина чутлый бит аны!
Директордан узган елны 9 нчы сыйныф укучылары белән булган хәл турында да сораштык. "Начаррак укыганнарны, психологик тайпылышлары юкмы икән, дип махсус комиссиягә җибәрәбез. Ләкин бу әти-әниләр, укучылар теләге белән башкарыла. Балагызны коррекцион мәктәпкә күчерегез, юләрләр йортына озатыгыз, дип берәүгә дә әйткән юк. Ә укучылар барысы да имтиханнарын уңышлы тапшырды", - ди ул.
Алсуга белем биргән укытучы Ризидә Кәримова Кукмарадан килеп укыткан. "Эшемне белдерү аша таптым. Башта 50 чакрым ераклыктан электричка белән килеп йөрдем. Аннан фатирга урнашырга мәҗбүр булдым. Алсу белән шөгыльләнергә күбрәк вакыт калсын дип шулай эшләдек. Мин килгәнгә әле бер генә ел. Башта белеме начар иде, әкренләп яхшыра башлады. Кичке сәгать 7-8ләргә кадәр шөгыльләндек. Үзе сүз тыңлаучан, тырыш бала. Хисапчы булырга теләде. Күңелен төшермәде: "Апа, хәзер саннарны машина чутлый", - дип кабатлый иде. Алсу имтиханга кертелмәгәнгә, билгесе начар булганга бик борчылам. Бәлкем, тырышса, "3ле"гә булса да, тапшыра алыр дип өметләнәм. 40 елга якын укытучы булып эшләдем, укучыларымның имтиханда "2ле" алганы, сыйныфта утырып калганы булмады", - ди педагог.
Сүз уңаеннан, республикада "3ле"гә укучыларны 10 нчы сыйныфка кабул итмиләр дигән хәбәр таралды. Ләкин бу имеш-мимешләр дөреслеккә туры килми. Начар укучыларны кире боручыларны быелдан штрафка тарта башлаячаклар. Ә имтиханнардан "койрык" алучылар көз көне тагын бер кат сыналырга мөмкин. Алсуга исә уңышлар теләп калабыз. Сынауга кереп, үз юлын табарга насыйп булсын.
Сәрия МИФТАХОВА
Чыганак Ватаным Татарстан
№ --- | 21.07.2017
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев