Саба районы Олы Шыңар урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды
Мәктәп директоры Рамил Гыйлемхан улы үз чыгышында «Үсеш ноктасы» үзәгенең гомуми мәдәни кыйммәтләр, цифрлы грамоталылык, балаларның, укытучыларның, ата-аналарның иҗтимагый үзаңын үстерү өчен мөһим булуын искәртте.
(Саба, 8 сентябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары»). Мәгариф илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Саба районы Олы Шыңар урта мәктәбендә цифрлы һәм гуманитар белем бирә торган «Үсеш ноктасы» үзәгенең тантаналы ачылышы булып узды.
Ул Мәгариф илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында ачылды.
Әлеге чарада авыл җирлеге башлыгы Алмаз Габделхак улы, район электр элемтәсе начальнигы Алмаз Тәбрис улы, мәктәп директоры Рамил Гыйлемхан улы, укытучылар һәм укучылар катнаштылар. Чакырылган кунаклар барлык катнашучыларны әлеге мөһим вакыйга белән котладылар, укучыларның фән өлкәсендә яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен һәм мәктәпнең барлык хезмәткәрләренә иҗади уңышлар теләделәр.
Мәктәп директоры Рамил Гыйлемхан улы үз чыгышында «Үсеш ноктасы» үзәгенең гомуми мәдәни кыйммәтләр, цифрлы грамоталылык, шахмат белеме, проект эшчәнлеге, балаларның, укытучыларның, ата-аналарның иҗтимагый үзаңын үстерү өчен мөһим булуын искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев