Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районы халкына Дәүләт төркемнәренең мөһимлеге турында сөйләделәр

Бүгенге көндә Татарстанда 2,8 миллионнан артык кеше язылучысы булган 6885 дәүләт төркеме төзелгән.

госпаблик

ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә булдырылган битләр хакимият органнарының ачыклыгын арттыра, шулай ук дәүләт оешмалары турында аңлаешлы, төгәл, тулы мәгълүмат бирә. Татарстан Дәүләт пабликлары саны буенча Россиядә лидер булып тора. Һәр төбәк, шул исәптән Татарстан Республикасы өчен органнар һәм оешмалар исемлеге Росстат мәгълүматлары нигезендә билгеләнде.

Саба районы халкы «ВКонтакте» дәүләт төркемнәреннән актуаль мәгълүмат таба һәм элемтәгә керә ала. Аларның иң актуале — безнең муниципаль район башкарма комитеты төркеме https://vk. com/saby_official

Саба районы башлыгының матбугат сәркатибе дәүләт төркемнәренең өстенлекләре турында сөйләде.

Муниципаль берәмлек төркемнәре районыбыз халкы өчен бик файдалы һәм кирәкле дип уйлыйм. Чөнки дәүләт билгесе куелган төркемнәр халыкта ышаныч уята, дөрес мәгълумат табарга ярдәм итә. Төркемнәребездә республика, Саба районында булган вакыйгалар, хәбәрләр, үткәреләчәк чаралар оператив рәвештә куелып бара. Һәркем дөньяда барган вәзгыять белән танышып бара ала. Шулай ук алар аша, кеше үзе борчыган көндәлек сорауларына җавап таба, мөрәҗәгатьләрен җибәрә, фикерен һәм теләкләрен белдерә. Кыскасы бу эшләрне муниципаль берәмлек төркемнәре аша башкару бик гади һәм җайлы.

Төркемнәр мөрәҗәгатьләрне кабул итү, халыкны борчыган сорауларга кыска вакыт эчендә җавап бирү функциясен үти. Шулай ук дәүләт төркемнәрендә авыл һәм район тормышы вакыйгалары һәм чаралары турында актуаль мәгълүматны табарга мөмкин.

#Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев