Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районы тәрбиячеләре өчен август секция утырышы

2023 елның 21 августында Саба районы тәрбиячеләре өчен август секция утырышы узды.

балалар

Быел әлеге чараны үткәрү форматы элеккегедән аерылып тора. Утырышның беренче практик өлешендә тәрбиячеләр Сабаның «Әллүки» һәм «Шатлык» балалар бакчаларында булдылар. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү оешмалары коллективы үз эше мисалында яңа уку елыннан Федераль белем бирү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла башлаячак тәрбия эшенең Федераль календарь планы буенча ничек эш алып барырга кирәклеген күрсәтте. Утырышның икенче пленар өлешендә «Федераль белем бирү программасы буенча яңа бурычлар һәм ориентирлар», «Конкурсларда әзерлек һәм катнашу» кебек темалар каралды. Чара ахырында 2022-2023 уку елына эш йомгаклары ясалды һәм иң актив тәрбиячеләр грамоталар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Саба районы рәсми сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев